“Моабит дәфтәре”нең өченче факсимиль басмасы август аенда чыгачак / К 75-летию гибели Мусы Джалиля готовят к выпуску факсимиле «Моабитских тетрадей»

0157Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” циклы өченче факсимиль басма булып август аенда чыгачак. Бу хакта Муса Җәлилнең музей-фатир директоры Нәзирә Фәттахова “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Без Татарстан китап нәшрияты белән берлектә “Моабит дәфтәре”нең яңа басмасын бастырып чыгарырга җыенабыз. Инде Татарстан китап нәшрияты белән бу эш башланды. Август аенда Җәлилчеләрне җәзалап үтерүгә 75 ел була. Шул уңайдан бу басма август аенда басылып чыгарга тиеш”, — диде Нәзирә Фәттахова.

Аның сүзләренчә, бу “Моабит дәфтәре”нең инде өченче басмасы булачак. Ул беренче басмага охшаган булачак. Икенче басма рус телендә басылып чыккан.

  • “Моабит дәфтәре” Милли музей фондында 1966 елның 16 мартыннан бирле саклана.
  •  «Моабит дәфтәре» — татар шагыйре Муса Җәлилнең Берлинның Моабит төрмәсендә тоткынлыкта язылган шигырьләр циклы. Дәфтәр ике блокнотта теркәлгән 93 шигырьдән гыйбарәт. 19 шигырь ике дәфтәрдә дә кабатлана. Аларның барысы да татар телендә язылган.
  • Беренче блокнот яңалиф белән язылган, аның тышына карандаш белән алманча: “Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге” диелгән. Анда 50 шигырь тупланган. Икенче блокнот гарәп графикасы белән язылган, анда 62 шигырь һәм 2 өзек тупланган. Аның аерым бер битендә, Җәлил белән төрмәдә көрәштәшләре исемлеге (12 кеше) дә күренә.

tatar-inform.tatar

* * *

К 75-летию гибели татарского поэта Мусы Джалиля Таткнигоиздат и Национальный музей РТ готовит факсимиле «Моабитских тетрадей». Об этом на пресс-конференции ИА «Татар-информ» сообщила директор музея-квартиры имени М. Джалиля Назира Фаттахова.

«2019 год для нас — это год 75-летия гибели Джалиля, у нас проект совместный с Татарским книжным издательством, мы очень надеемся, что к августу мы получим новое издание, факсимиле Моабитских тетрадей»», — рассказала Назира Фаттахова. 

Это будет уже третье подобное издание. Первое появилось к 55-летию Великой Победы, а второе к 100-летнему юбилею поэта.

tatar-inform.ru

Просмотров: 932

Комментирование запрещено