Җир шарында сугыш булмасын

 Әмирҗан Санатуллов

Әмирҗан Санатуллов.

Совет гаскәрләренең Әф­ганстаннан чыгарылу көнен быел аеруча зурлап уздырдылар. Моның сәбәбе дә әһәмиятле — тугыз ел һәм илле бер көн дәвам иткән канкойгыч сугыш 30 ел элек тәмамланды.

Самарада бу датага карата төрле чаралар узды. Шуларның иң зурысы Округның офицерлар йортында булгандыр. Тантаналы җыелышка Әфган сугышы ветераннары, хөкүмәт органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, төрле уку йортлары укучылары, кадетлар чакырылган. Мөхтәрәм кунаклар арасында Россия мөсел­маннарының региональ Ди­ния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да бар иде.

Залга тантаналы рәвештә Россия әләмен, хәрби көчләр, 40нчы армия гаскәрләренең байракларын керткәннән соң сүз Самара өлкәсенең вице-губернаторы — хокук һәм кор­рупциягә каршы тору мәсьә­ләләре буенча департамент җитәкчесе Юрий Рожинга бирелде. Ул Әфган ветераннарына үзенең һәм өлкә губернаторы Дмитрий Азаровның котлауларын җиткерде.

“Әфган сугышында катнашкан меңләгән якташ­ларыбызның  244се батыр­ларча һәлак булган. Бүген өлкәбездә шул дәһ­шәтле сугышта катнашкан 6900 кеше яши. Без алар белән горурланабыз. Вата­ныбыз өчен гомерләрен биргән сол­датларның һәм офи­церларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк”, — диелгән иде хатта. Чарада  Әфган сугышы ветераннары оешмалары активистларына губернатор бүләкләре тапшырылды.

Тантаналы җыелышта региональ “Россия ветераннары берлеге” оешмасының Мактаулы рәисе Анатолий Шаповалов та  чыгыш ясады. Кызыл  Байрак ордены, ике тапкыр Кызыл Йолдыз, I һәм III дәрәҗә “Ватанга хезмәт иткән өчен” орденнары һәм бихисап  медальләр белән бүләкләнгән генерал-лейтенант хатирәләре белән уртаклашты. “Ирләр, егетләр генә түгел, күп хатын-кызлар да яшьлекләрен шунда күмеп калдырдылар. Шәфкать туташларына аерым рәхмәт. Аларның тәмле сүзе, ягымлы карашлары кайвакыт даруларга караганда да шифалырак булып тоелды. Хатын-кызлар эшләгән госпитальләрдә яра­лыларның күпчелеге терелеп, аякка баса иде”, — дип рәхмәтләрен җиткерде Анатолий Александрович.  

Чара Самараның танылган артистлары, сәнгать төр­кемнәре чыгышлары белән үрелеп барды.  Хәрби-патриотик клубларда шөгыльләнүче яшь­ләр дә үзләренең сугышчан әзерлекләрен күрсәттеләр.   

Дулкынландыргыч, сагышлы мизгелләр бигрәк тә күп булды — сугышта башларын салган хәрбиләрне искә алу минутында, фойеда аерылыша алмыйча  кочаклашып елаган ветераннарны күргәндә, утыз ел элек алган яраларның мәңгелек икәнлеген аңлыйсың.

Күкрәкләрен орден-ме­дальләр бизәгән ветераннар арасында милләттәшләребез дә бар иде, әлбәттә. Шуларның берсе — Кызыл Йолдыз, III дә­рәҗә “Ватанга хезмәт иткән өчен” орденнарын таккан Әмир­җан Санатуллов. Ул Әф­ганстанга барып эләккәндә бер ел элек кенә  Мәскәүнең  чик буе югары училищесын тәмамлаган егет була.

- Мин өч ел буе Әфганстан­ның төньяк-көнчыгышында, Бадахшан провинциясендә хез­мәт иттем. Разведчик буларак югары командованиегә дошман отрядлары оешу, кая таба барулары турында хәбәр итеп тордык.  Пакистан ягыннан талиблар өчен корал  төягән кәрваннар үтү куркынычы да бар иде, — дип сөйләде ул безгә.

Шундый бер операция вакытында Әмирҗан Рәхимҗан улы хезмәт иткән отряд чолганышка эләгә. Дошманнар саны шактый күп булса да, совет солдатлары бәреп чыгалар. Бу операция вакытында якташыбыз ике пуля эләктереп кайта. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән генә исән кала ул.

Бүген Әмирҗан Санатуллов, запастагы подполковник, адвокат булып эшли.

- Әфган сугышы күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләргә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучыларның тормышында да бу сугыш тирән эз калдырып, иң авыр хатирә булып саклана. Җир шарында беркайчан да сугышлар булмасын, шундый кайгы-хәсрәт килмәсен иде, — дигән теләктә кала якташыбыз.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 898

Комментирование запрещено