Йөрәкләрдә мәңге калачак

Сулдан берен­че - Илһам Шакиров, өченче - Идеал Галәүтдинов, дүр­тенче - Зиннур Гыйба­дул­лин.

Сулдан берен­че — Илһам Шакиров, өченче — Идеал Галәүтдинов, дүр­тенче — Зиннур Гыйба­дул­лин.

2019 елның 16 январенда татар дөньясы бик зур кайгы кичерде — яраткан җырчыбыз, бетмәс-төкәнмәс моң чишмәсе Илһам Шакиров вафат булды. Ул озак авырып ятса да, аның дөнья кую хәбәре җаннарыбызны тетрәтте. Газетабызның бу санында аны күреп белгән якташларыбызның истәлекләрен бастырабыз.

Татарның ачы язмышын, кү­ңел кичерешләрен тирән моңын йөрәкләргә үтәрлек итеп җиткергән Илһамыбыз мәңге­леккә китте. “Татар халкының дине һәм моңы булмаса, мил­ләте дә булмас иде”, — дигән сүзләрне еш кына кабатлый иде ул.

Илһам Шакиров белән беренче тапкыр 1967 елның кө­зендә, Ленинград шәһәрендә очрашып танышырга насыйп булган иде. Ул вакытта мин хәрби академиядә укый идем әле. Герцен исемендәге педагогия, Крупская исемендәге мәдәният институтларында укучы татар студентлары белән бергәләшеп үзешчән җыр-бию төркеме оештырып, Ленинградтагы Лиговка урамында урнашкан Тимерюлчылар мәдәният йортында концертлар куеп йөргән чак. Шуңа күрә Казаннан, Уфадан, Оренбургтан килгән атак­лы артистларыбызны көтеп ала, зурлап каршылый, концерттан соң очрашулар үткәрә идек.

Илһам абый һәм аның артист дуслары Зиннур Гыйбадуллин (баянчы), Венера Шәрипова (җырчы) килгәч тә шулай булган иде. Ленинград филармониясе бинасында гөрләп узган зур концерттан соң мин Илһам абый янына кереп, аны иптәшләре белән бергә кунакка чакырдым.

Кунакханә — ул минем хатын­ның апасы Садия яши торган элеккеге “Смольный инс­титут благородных девиц” бинасы эчендә урнашкан торак йорт. Илһам абый ризалык биргәч, без бу тантаналы очрашуга әзерләнә башладык: зур өстәлләр кордык, табынга үзебезнең үзешчән артистларыбызны да чакырдык, күршеләр дә керде. Билгеләнгән вакытта мин кунакларыбызны алып килдем. Халык аларны бик җылы каршы алды.

Без инде кунакларны хөр­мәт итү генә түгел, ә Илһам абыйның тавышын ишетергә, аны магнитофон тасмасына язып алырга дигән өмет белән дә җыелган идек.

Аш-сулар ашаганнан соң, без Илһам абыйдан җырлавын үтендек. Ә ул, ашыкмыйча гына, өстәл тирәсендә утыр­ган кунаклар белән танышу теләген белдергәч, үзеш­чән артистларыбызның җыр­лау­ларын ишетәсе килде. Кызлар-егетләр бер-бер артлы җырлаганнан соң, чират миңа да җитте. Мин Салих Сәйдә­шевның “Хуш, авылым” җырын җырлагач, Илһам абый болай диде: “Энем, безнең татар җы­рын гомумән сузык аваз белән җырларга кирәк. Ә син “Хушшш…, авылыммм…һ.б.” дип җырлыйсың”, — дип үзе дә җырлап күрсәтте.

Табында утыручы кодагый әбигә дә игътибар бирергә онытмады ул: “Әби, син безнең концертка бардыңмы соң?” Әби: “Юк шул, улым, баралмадым. Идеал сезне кунакка алып киләм дигәч, шатландым”, — дип җавап бирде.

Сулдан берен­че - Илһам Шакиров, өченче - Идеал Галәүтдинов, дүр­тенче - Зиннур Гыйба­дул­лин.

Сулдан берен­че — Илһам Шакиров, өченче — Идеал Галәүтдинов, дүр­тенче — Зиннур Гыйба­дул­лин.

автограф

Илһам абый баянчысы Зиннур Гыйбадуллин белән өстәл артыннан чыкты да әбине түшәкле-мөндәрле карават өстенә күтәреп утыртты һәм, әбигә багышлап, “Уел” җырын җырлап җибәрде. Аның моңлы тавышы бөтен Смольныйга яңгырагач (өстәве бинаның биек түшәме, акустикалы булып, авазын тагын да көчәйтте), коридор күршеләр белән тулды — урысы, чувашы, мордвасы, хәтта Ганадан кил­гән студент негрлар да (алар шунда фатирда тора­лар иде) Илһам абый­ның тавышына хәйран калып тың­ладылар.

Истәлекле бу оч­рашудан соң кунакларны Ка­занга озаттык.

Хәрби хезмәт мине 1984 елда Куйбышев (Самара) шә­һә­ренә алып кайтты. Бире­дә дә мин “Ялкынлы яшьлек” ан­самбленең концертларында катнашып, гармунда уйнап, җыр­лап, чыгышлар ясый идем, бер үк вакытта Самарада, Тольяттида танылган артист­лар­ның концертларын оештыру белән дә мәшгуль булдым.

Бервакыт, Илһам абыйның го­мерлек баянчысы, якташыбыз Рөстәм Вәлиевның зур сәх­нәгә чыгуына 25 ел тулу уңаен­нан Самараның Литвинов исе­­мендәге мәдәният сараенда зур тантана уздырдык. Анда, әлбәттә, Илһам абый да катнашты.

Тантананы да, ә соңыннан Хәбил Бикташевның матди ярдәме белән оештырылган кунак итү мәҗлесен алып бару вазифасы да миңа тапшырылды. Мин Илһам абыйга Ленинградта 1967 елгы мәҗлестә төшкән фотосурәтләребезне тапшырдым. Ул миңа озак кына карап торганнан соң: “Хәзер, энем, мин сине таныдым. Син ул чакта капитан гына идең әле, ә хәзер полковник булгансың, чәчләрең дә агара башлаган икән”, — дип мине җылы кочаклады. Бераз утыргач, мин Илһам абыйга: “Илһам абый, синең алдыңда җырларга бик зур кыюлык кирәген беләм дә”… - дип башлаган идем, ә ул: “Кыюлык түгел, наглость кирәк, — дип шаяртып куйды. - Алай булса да, сиңа гына рөхсәт бар”, — диде. Мин аның Ленинградта “җыр дәресе” биргәнен дә исенә төшердем һәм халкыбызның “Шәмшәриф” дигән җырын җырладым. Илһам абый игътибар белән тыңлап торганнан соң, Рөстәм Вәлиевка карап: “Бу җырны беренче ишетүем, нигә ул минем репертуарымда юк соң?” — дип сорады.

Соңрак, 2009 елның 23 маенда, Шамил Галимов Кызылсу авылында оештырган яңа мәчет ачылуының 20 еллыгына багышланган тантанага Илһам абый да килгән иде. Ул миңа: “Энем, теге, син Самарада җырлаган “Шәмшәриф” җырын җырла әле”, — дигәч, мин рәхәтләнеп авыл сәхнәсендә шул җырны башкарган идем…

Шулай итеп, үзебезнең як­ларга кайткач, Илһам абый бе­лән ешрак очраша башладык.

1987 еллар иде бугай. Дус­тым Ганс Сәйфуллин, улы Альбертның туган көне уңаен­нан, Казанга кунакка чакырды. Бер төркем кунаклар арасында Илһам абый да, Хәйдәр Бигичев та утыра. Илһам абый сүз башлады:

- Беләсезме, бу егетне (кулын Хәйдәр Бигичев җилкәсенә куеп) мин ничек таптым? Без Нижгар якларына концертлар белән барган идек. Авыл мәктәбенә чакырдылар. Колагыма ниндидер бер моңлы аваз ишетелде. Мин бу малай янына якынрак килдем дә: “Энем, үзең генә җырлап күрсәт әле”, — дидем. Ул җырлады, ә мин игътибар белән тыңладым. Соңыннан әти-әнисенә, укытучыларга әйттем: “Бу егетнең моңы бар, аны, һичшиксез, Казан­га музыкага укырга җибә­регез. Ки­ләчәге бар”, — дидем. Ул егет бүген безнең белән утыра, Татарстанның халык җыр­чысы Хәйдәр Бигичев”, — дип сөйләде.

Моңа охшаган күп истә­лекле очрашуларны Ходай миңа на­сыйп иткән.

Илһам абыйның баянчысы Рөстәм Вәлиев аның турында болай сөйләгән иде:

- Бервакыт Илһам абый бе­лән минем машинада Самарадан Казанга кайтабыз. Гадәттә сүзчән Илһам абый юл буе бер сүз дә дәшмәде. Ә Казанга кайтып җиткәч, мин аңардан: “Илһам абый, нигә син юл буе бер сүз дә дәшмәдең?” — дип сорадым. Ул миңа тыныч кына: “Минем җаным елады”,дип җавап бирде…

Ә бүген бөек җырчыбыз Ил­һам абый Шакировның бакыйлыкка китүенә сыкранып, бөтен дөнья татарларының җаны елый…

Син — татар моңының таҗы,

Син — Моң дигән Ил ханы.

Син — татарның тыңлап

                                     туймас

Мәңге тынмас Илһамы!

Ну, җырлыйсың… һәрбер

                                       җырың

Бәгырьләргә үтәрлек!

Синдәге моң татарымның

Гомеренә җитәрлек!

Бу шигъри юллар татар хал­кының атаклы халык шагыйре Роберт Миңнуллин калә­ме астыннан чыкканнар. Илһам абый халык йөрәгендә, күңе­лендә мәңге яшәр, инша Аллаһ!

Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ.

Самара шәһәре.

* * *

Мин Илһам Шакировның иҗаты белән 17 яшемнән таныш. Әле дә көн саен җырларын җырламыйча калган көнем бик сирәктер. Ә танышуым 1960 елны озатып, 1961 каршы алган кышкы күңелле көннәрдә булды. Куйбышевның Водников урамындагы 42 санлы йортның ярымподвалындагы бер фатирда безнең бик якын дустыбыз Миңнебаян апа яши иде. Резидә исемле тагын бер апа да шунда тора. Без аларга Яңа елны каршыларга дип килгән идек. Кунаклар арасында Казаннан килгән Инсаф Шакиров исемле бер егет тә бар. Үзе өздереп гармунда уйный, моңлы итеп җырлый да. Мин шунда беренче мәртәбә “Хуш, авылым” җырын ишеттем дә инде. Казан егете безгә бу җырны тагын да матуррак җырлаучы Илһам Шакировның булуы, аның быел гына Казан консерваториясен тәмамлавы турында сөйләде. Моңа кадәр мин Илһам абый турында бернәрсә дә белми идем. Соңрак аңлашылганча, шушы Резидә апа Илһам Шакировның туганы булып чыкты.

1962 елда, Куйбышевка укырга килгәч, миңа фи­лар­мо­ния­дә Илһам Шаки­ровның концертын тыңларга насыйп булды. Ул Җәүһәрия апа Сәлахова белән килгән иде. Минем кү­ңелемдә ”Керфекләрең синең нигә кара?” дигән җыры уелып калган. Шуннан башлап мин Илһам абыйның һәрбер концертын карарга тырыштым, чөнки аның иҗатыннан зур ләззәт таба идем.

Минем өчен 1964 елның иң зур вакыйгасы — Илһам Шаки­ровның Рәшит Сабиров, баянчылар Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев белән бергә безнең Мулла авылына концерт белән килүе булгандыр. Авыл клубы шыгрым тулы. Сәхнәдән Рәшит Сабиров тамашачыларны сәламләп: “Җырлый Илһам Шакиров үзе”, — дип игълан итеп өлгермәде, зал алкышларга кү­мелде.

Илһам Шакиров ишек артында калган халыкны да чакырып, керсеннәр, тыңласыннар диде. Ул гади генә кара свитер кигән, кара чәчле зифа буйлы бик чибәр кеше иде. Микрофонсыз-нисез дөньяны тутырып җырлап җибәргән иде, күңелләребез күккә күтәрелде: “Һаман да истә”, “Әниемә хат”, “Китмә, сандугач”, “Кара урман”, “Хуш, авылым” кебек моңлы көйләребезне тыңлаган саен тыңлыйсы килде. Нинди гүзәл кичне күргән кеше бит мин! Шундый зур бәхетләр насыйп булды бит! Кечкенә генә татар авылы клубында кич буе баһадир кебек Илһам абый ҮЗЕ! җырлады.

Җәен без, студентлар, колхозга булыша идек. Печән җыеп йөргәндә Нурҗиһан, Миңнегаләм, Миңнебаян һәм башка кызлар, кайсыбыз нинди җырының кайсы юлын отып калган, шуларны бергә кушып, гамәлгә китереп, эшкә барганда да, эштән кайтканда да җырлый идек. Шулай итеп җәй буе шул сихри җыр хисләре белән яшәдем, бүген дә ул җырлар күңелемнең иң түрендә.

Мин Илһам абыйның бер генә концертын да калдырмадым. Хәтта, 1967 елда та­е­лып-егылып, хастаханәдә дә­валансам да, чәчәк бәйләме алып, Киров исемендәге мә­дәният сараена барырга җаен таптым. Аны тыңлаганда авыруым да онытылды. Илһам абый “Сарман вальсы”н икенче төрле ”Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне” дип аталган җырны җырлаганда Мәдәният сараеның мәһабәт бинасы аның моңы белән тулды. Мин, чәчәкләремне тотып, балконнан сәхнәгә килгәндә кичергән хисләремне белсәгез иде! Сәхнәгә ашыгыбрак менгәнмен, күрәсең, Илһам абый минем каршыга килеп: “Каушамагыз, иркәм”, — дип бүләгемне кабул итте. Иң кызыгы шул, берничә көннән шушы чәчәкләрне Яңа елны бергә каршылаган Миң­небаян апабызның өстә­лендә күрдем. Резидә апасын күрергә килгәч, Илһаметдин туганы минем чәчәкләрне аңа калдырып киткән икән.

Шуннан соң мин Шаки­ровның грампластинкаларын җыя башладым. “Менәргә иде Урал тауларына”, “Кама буе туган як”, “Тәфтиләү” һәм башкалар, һәм башкалар… Дөрес, ”Тәфтиләү”не иң элек әниемнән ишеткән идем. Илһам абый башкаруыннан соң мин ул җырга тагын да гашыйк булдым. Әнием мәрхүмә әйтә иде: “Кызым, гөнаһы да бардыр ин­де, шул хәтле яратып җыр­лыйсың бит”, - дия иде.

1980 елның 5 маенда Куй­бышевның Офицерлар йортында үт­кән концертта Илһам Шаки­ров “Иртәнге нур” җырын җыр­лаганнан соң чәчәкләрне сәх­нәгә инде кызым Наилә мендерде. Икенче сыйныфта укучы курчак кебек бала бит. Төшкәч әйтә: “Әни, Илһам абый мине пәп иткәндә мин аның ефәк чалбарын тотып карадым”, - ди. Үзе бер мәзәк бит инде.

Илһам абыйның иҗатына тагын да яңа кырлар өстәгән якташыбыз Рөстәм Вәлиев булуы күңелләребезне горурлык хисләре белән тутыра. Рөстәм минем өчен дә бик кадерле шәхес. Ул консерваториядә укыганда мин кызым Наиләне Казан консерваториясенең вокал факультетына “тыңлап карау” конкурсына алып бардым. Рөстәм мине бөек җырчы Зөләйха апа Хисмәтуллина белән таныштырды. Минем каршымда бала чакта кемнең җырларын ишетеп үскән идем (бездә генә патефон бар иде, миңа ул вакытта алты яшь иде), шул апа утырып тора. Кызымны беренче турдан ук кабул иттеләр, бер айлык стипендия дә җибәргәннәр иде. Әмма ләкин укырга насыйп булмады, тормышка чыкты. Хәзер үзе дә, ике баласы да табиблар булып эшлиләр.

Кызым Илһам абыйның иҗатын бала чактан ук белеп, яратып үсте, аның җырларын бүген дә рәхәтләнеп җырлый. Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова, Рөстәм Вәлиев минем өчен өчесе дә бик кадерле һәм хөрмәтле шәхесләр. 60 елдан артык аларның җырлары белән ләззәтләнеп яшим һәм шулай булачак та, инша Аллаһ.

Илһам Шакировның вафатыннан соң, 19 январьда “Яктылык” татар мәктәбендә “Ак калфак” оешмасының җыелышы бул­ды. Шунда мәктәп директоры Радик Газизов Илһам абый рухына багышлап Ясин сүрәсен укыды, ә без дога кылдык. Әҗер-саваплары Илһам абыйга ирешсен иде, берүк. Барысының да урыннары җәннәттә булсын. Амин.

Асия САБИТОВА (ШӘЙМАРДАНОВА).

Самара шәһәре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 958

Комментирование запрещено