Чәйләрегез тәмле булсын!

IMG_5632Өлкә “Ак калфак” хатын-кыз­лар оешмасы Самараның “Белоснежка” татар ашха­нә­­сендә каймак бәлеше (сме­танник) пе­шерү буенча мастер-класс уздырды.

- Чараны якынлашып килгән Ватанны яклаучылар көненә багышлыйбыз. Яраткан ирегезне, сөекле улыгызны, бар булган ир туганнарыгызны котларга онытмагыз. Табыныгызда каймак бәлеше дә урын алыр, дип өметләнәбез. Бәйрәмегез күркәм, чәйлә­регез тәмле булсын! — дип сәламләде чарада катнашучыларны өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия Әюпова.

Аш-су бүлекчәсе җитәкчесе Галия Абрахимова тәкъдиме буенча  оештырылган бу чарага унбишләп хатын-кыз чакырылган иде. Мастер-класста яшь буын вәкилләре дә катнашты. Аларның иң кечесе — Азалия Низамова Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең икенче сыйныфында гына укый, ә Сания Абрахимова — медицина университеты студенты. Соңгысы өлкә “Ак калфак” оешмасы активисты буларак “ВКонтакте” социаль челтәрендә оешманың төркем администраторы вазифасын башкара.

Ниһаять, мастер-класс башланды. Каймак бәлеше пешерү серләренә “Белоснежка” кафе­сының аш-су остасы Светлана өйрәтте.

- Бер пачка маргаринны 150гр шикәр комы һәм 1 йомырка белән күпергәнче болгаталар да, он кушып, камыр ясыйлар. Аны табага җәеп, эчлек салалар. Эчлек өчен 4 йомыркага 6 аш кашыгы шикәр салып туглыйбыз, 20 процентлы каймак (400 грамм) өстәп болгатабыз. Эчлекне формага агызабыз. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 минут тотабыз, — дип рецепт белән уртаклашты ул.

Бәлеш пешкән арада хатын-кызлар ныклы гаилә кору, балаларга милли һәм дини тәрбия бирү темаларына фикер алыштылар,  халкыбызның чәй табыны әзерләү, кунак кыстау кебек матур гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Ә бераздан өстәлгә өсләре кызарган каймак бәлешләре чыкты. Аккалфаклылар аралашуны чәй табыны артында дәвам иттеләр.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Әзерлибез табын  китереп бөтен ягын

 

Просмотров: 972

Комментирование запрещено