Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!

ROZY_V_KORZINE_nasimke_ruХөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклибез! Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, ак бәхетләр, гыйбадәтле гомер насыйп итсен иде. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын. 

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Зур бүләгебез — хөрмәтебез.

Өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятләре әгъзалары.

Просмотров: 910

Комментирование запрещено