Яраткан әтиемә

2Исән булса, бүген әтиебезнең - Гыйләҗев Фәләхетдин Инсаф улының - туган көнен бәйрәм итәр идек. Ә иртәгә, 20 февральдә, Гөлсинә апабыз гомер бәйрәмен билгеләп үтәр иде. Тик, кызганычка, алар безнең арабызда юк шул инде… Искә алуларым рухларына дога булып барып ирешсен иде.

Йокылардан уянып киттем,
Йөрәкләрем әрнеде.
Чөнки, әтием, төшләремдә
Күрдем мин бүген сине.

Әтием, бүген туган көнең,
Юк син якты дөньяда.
Тик шуңа да карамастан
Уйларым синең янда.

Теге дөнья белән бер дә
Бәйләнешләр юк, диләр.
Мин ышанмыйм һич кенә дә,
Бу бик тә яңгылыш сүзләр.

Көннәр үтә, айлар үтә,
Сине мин онытмадым.
Йокларга яткан чакта да
Һәр көн мин сине уйладым.

Йокыдан торган чакта да
Сагынып теләкләр телим.
Урының оҗмахта булуын
Бер Ходаемнан сорыйм.

Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

Просмотров: 973

Комментирование запрещено