«Зөләйха күзләрен ача» фильмындагы төп героиня Кремльгә татар токымлы атта килә / Минсельхоз РТ: в фильме Зулейха приедет в кремль на лошади татарской породы

022Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча эшләнгән тарихи фильмны төшерүдә катнаша. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәсәлән, 18 февральдә фильм Казан Кремле территориясендә төшерелде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә бирегә 12 ат китерелде, шулар арасында татар токымлы атлар да бар иде.

Атлар аларны караучылар белән бергә Арча, Алексеевск, Балык Бистәсе, Питрәч, Теләче районнарыннан китерелде. Барлык катнашучылар гримланган һәм 30нчы еллар киемнәрендә иде.

Шунысы игътибарга лаек, фильмда Зөләйха Казан Кремленә татар токымлы атта килә. Искәртеп үтәргә кирәк, республикада татар токымлы атларны яңарту буенча актив эш алып барыла. Республика ат үрчетүчеләре Чыңгызхан заманыннан ук тарихчыларга мәгълүм булган атаклы токымны яңадан торгыздылар. Узган ел азагында ул рәсми рәвештә реестрга кертелде.

tatar-inform.tatar

* * *

Минсельхоз Татарстана сообщил, что главная героиня фильма «Зулейха открывает глаза» прибудет в Казанский кремль на лошади татарской породы.

«При содействии министерства для съемок были доставлены 12 лошадей, в том числе татарской породы», — сообщает пресс-служба министерства.

В Минсельхозе подчеркнули успехи в воспроизведении породы, «известной историкам еще со времен Чингисхана».

Ранее регистрация татарской породы вызвала возмущение у башкирских фермеров. Они убеждены, что в Татарстане просто закупили скакунов у соседей и выдали их за свой национальный бренд.

Напомним, что в Казани вновь прошли съемки эпизодов для сериала «Зулейха открывает глаза» по одноименному роману татарстанской писательницы Гузель Яхиной.

realnoevremya.ru

Просмотров: 1041

2 комментариев

  1. Татар породасы нинди була. Мин эшлэгэн «Иппотерапияда» нэк шундый ике ат бар. Авыру балаларны ертэлэр.