Рәхмәт хаты

3Менә без дә алтын туебызга аяк бастык. Һич тә уйламаган идек шушы гомергә кадәр пар канат булып яшәрбез дип. Чөнки тормыш иптәшем Тәбрис Чернобыль утында йөреп кайтып, авыр чир белән көрәшеп яшәде, үзем дә байтак кына шифаханәләрдә дәваландым. Ләкин Аллаһы Тәгалә безгә теләгән гомерен бирде, шөкер.

Кышкы бер суык көнне безнең өебездә яз кояшы чыккан кебек булды. Уйламаганда гына безне алтын туебыз белән котларга Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлегендә эшләүче ханымнар һәм инвалидлар оешмасының җитәкчесе Рахимҗан Абдуллин килделәр. Кочак-кочак чәчәкләр, бүләкләр, котлаулар…

Кайчак кешегә бер җылы сүз дә җитә бит, алҗыган, талчыккан күңелләр күтәрелеп китә. Өлкән кешеләргә бигрәк тә  җылы караш кирәк, юктан да күңелебез була…

43

Чын күңелебездән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә сезгә, мәрхәмәтле, мөлаем кешеләр! Гөлисә, Рәмзия, Лилия, Гөлия, Рәшидә, Алия, Гали, Җәгъфәр, сез өлкәннәр өчен һәрвакыт киң күңелле, олы йөрәкле булып яшисез һәм хезмәт итәсез. Үзегезгә дә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә бәхет-шатлык бирсен. Балалаларыгыз куанычлар гына китереп, хөрмәткә төренеп яшәгез.

 Фәния, Тәбрис ВӘЛИӘХМӘТОВЛАР.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 960

Комментирование запрещено