Сабантуй бәйрәменә әзерләнү

коллаж(Егерменче, егерме беренче гасырлар…)
 
Менә кыш та үтеп бара, тиздән чәчүләр җитә.
Анысы да үтеп китәр, Сабан туйлары килә.

Искә алыйк, элегрәк — егерменче гасырда
Ничек әзерләнде халык чәчү беткән бәйрәмгә.

Һәрбер йортта матурлау, тәрәз-керләрне юу,
Койма капкаларны буяу, йорт алларын чистарту.

Халык көтә зур бәйрәмне, елына бит бер була,
Бүләкләрне дә әзерли җиңүчеләрне котларга.

Бәйрәм алды көннәрендә яшь егетләр җыела,
Колхоз атларына атланып, китәләр яулык җыярга.

image

image (4)

Менә алар матур итеп баралар тезелеп атларда,
Ярмәк көенә җырлап, ә гармунчы гармун тарта.

Зур абыйлардан калышмый бала-чага йөгерә.
Күңелле авылыбызда — халык сокланып тора.

Чиккән сөлге чыгаралар, зур яулыклар бирәләр,
Катнашучыларга уңышлар, яхшылыклар телиләр .

Яулык җыйган егетләрне алалар армиягә,
Яшьләре аларның җиткән хезмәт итәргә илгә.

Халык белән күрешәләр, сәламләшеп китәләр,
Җыеп алган яулыкларны оештыручыларга бирәләр.

Сабан туе  матур үтә, чыгып сөйли түрәләр,
Тырышып эшләгән эшчеләрне әйтеп алар үтәләр, бүләкләр өләшәләр.

Гармун, баян уйнап тора, зур концертлар — сәхнәдә.
Мәйданның уртасында- уеннар бара, батырлар көрәшә.

Ә кичендә якын туган бергә чәйгә җыела.
Күп өйләрдә шау-гөр килү, музыка уйнап тора.
 
* * *
Менә еллар да үзгәрде — егерме беренче гасыр!
Яулык җыймый яшь егетләр колхоз атына атланып.

Колхоз атлары да юк шул, халыкка кулланырга.
Берничә эшмәкәр асрый, нәселен бетермәскә.

Ә кем атлансын? Армия яшенә җиткән бармы бер-ике егет?
Җиңүчеләргә сөлге җыярга хәзер бара хатын-кыз.     

Мәдәният йортыннан да, төрле эш урыннардан,
Шәфкатле авыл кызлары матур киенеп җыелган.

Ярый баянчы ир-егет сыздырып көйләр уйный,
Бүләк  җыючы кызларыбыз Ярмәк көенә җырлый.

Бер ат бара арбалы, матур итеп бизәлгән.
Аның да хуҗасы ир-ат, сөлге, яулык, бүләкләрне төягән.

image (1) image (2) image (3)

Тукталалар бик күп йортка, сәламләшеп китәләр.
Бүләк чыгарган хуҗалар биеп тә күрсәтәләр.

Авылның гореф-гадәтен кирәк дәвам итәргә,
Хөрмәтле җитәкчеләр җыелышып уйлаша.

Актив оештыручыларга йөкләмәләр бирәләр.
Эшмәкәрләрдән, эш оешмаларыннан ярдәм итүне үтенәләр.

Сабан туе матур  үтә, бик бай кибетләр тора.
Палаткалар да куйганнар кереп чәйләр эчәргә.
Уңган, оста пешерүчеләр пылау, кыздырган ит,
Чәй кайнатып, барысына да җиткерәләр.                                                                                                                                                                                                                          
Бар кешенең йөзе якты, күрәсең, кунакка килгәннәр.
Туганнар анда җыела, сыйныфташлар күрешәләр.

Кереп утырып, ял итеп, аралашып, риза булып китәләр.
Шулай бәйрәм тыныч үтә, алып баручылар эшләрен оста үтиләр.

Бу матур көн  берләштерә таныш, туган, күршесен.
Сабан туйлар елда үтсен аяз күгебез астында.
Кыз-егетнең туйлары да булсын ешрак авылда.                  

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1144

3 комментариев

  1. 60-нчы еллардагы егетләр сокланып туялмаслык. Салам башлы өйләр булса да, нинди оешканлык, алга омтылыш сизелә.

  2. Молодец,Галибэ апай!

    • Рәхмәт. Бастырып чыгаручыларга зур рәхмәт. бик матур куренеш.