Камышлы районында узачак Сабан туена әзерлек эшләре дәвам итә

IMG_2816-620x330Кичә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Самара өлкәсендә узачак X Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр. БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, “Казан” мәдәни үзәге директоры урынбасары, Бөтенроссия авыл Сабантуеның баш режиссеры Халисә Исмәгыйлева һәм Самара өлкәсе Камышлы муниципаль районы башлыгы урынбасары Андрей Павлов, әлеге районның мәдәният идарәсе җитәкчесе Резеда Төхбәтшина  катнашында узган очрашуда бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта туклану, бизәлеш мәсьәләләре, мәйдан һәм логотип проекты турында сөйләштеләр.

Искәртеп узабыз, 2019 елда Самара өлкәсендә үтәчәк Бөтенроссия авыл Сабан туенда  рекордлы санда кунаклар булуы, утыз төбәктән берничә мең кеше килүе көтелә. Бәйрәм тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырылачак.

IMG_2816-620x330

tatar-congress.org

Просмотров: 1093

Комментирование запрещено