Кышкы хозурлык

image (1)Үзенең кар-бураннары белән төбәгебездә әле сихри кыш хөкем итә.

Быелгы кыш кар-бураннарга бай булды. Әле кичә генә жылытып жибәрсә, бүген исә бөтен  җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә.

Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза.

Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта −  чана эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.

Кыш — искиткеч матур ел фасылы. Аны аеруча балалар ярата, чөнки аларны беренче кар төшү, чыр-чулы уеннар  көтә. Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан Кар бабай, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Әнә бала-чага тимераякларга,  чаңгыларга баскан, чанада көлә-көлә таудан шуып төшәләр, егылып китеп  рәхәтләнеп карда ауныйлар. Балаларга кыш күп шатлык китерә шул. 

image (1)

Җем-җем килеп кояш  яктысында
Агачлардан энҗе сибелә.
Күргән саен шушы гүзәллекне
Шигъри юллар килә күңелгә:
Кар яуганда сиздегезме
Кышнын сихри мизгелен…
Чын кунелдән теләп яшик,
Илләрнең иминлеген!

Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.

Иске Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1096

Комментирование запрещено