Сагындыра Бакаем

27681196

Сагындым туган авылымны,
Сагындым кырларымны,
Сагындым тау башындагы
Ялгыз үскән каенны.

Олыгая барган саен
Өзгәләнә үзәгем.
Искә төшә туган авылым,
Бик тә килә күрәсем.

Ничек кенә ашкынсам да,
Аякларым атламый.
Чөнки йөрәктәге яра
Бер генә дә капланмый.

Гөлсинә апам юклыгына
Узып китте күп еллар.
Һич тә ышанасы килми,
Башымда йөри уйлар.

Минем өчен апам исән,
Авылда яши кебек.
Шулай миңа җинелрәк,
Юкса булмый бит түзеп. 

Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

Просмотров: 1108

Комментирование запрещено