Гали авылында узачак «Халкым минем-2019» иҗат фестивале Театр елына багышлана (НИГЕЗЛӘМӘ-ПОЛОЖЕНИЕ)

+0279

Унберенче «Халкым минем» иҗат фестивале 2019 елның 20 апрелендә 10.00 сәгатьтә Похвистнево районының Гали авылы Мәдәният йортында  үтәчәк. 

Быелгы фестивальдә үзешчән татар театр коллективлары катнаша ала. Алар 20 минуттан артык булмаган бер театраль күренеш тәкъдим итәргә тиешләр.

Фестивальдә катнашу мәсьәләләре буенча консультацияләрне телефон аша алырга мөмкин:
8(84656)21249, 21085 – Гусарова Гүзәл Арслан кызы, Йосыпова Ольга Михайловна.

Исегезгә төшереп үтәбез, «Халкым минем» иҗат фестиваленең чишмә башында барыбыз өчен дә яхшы таныш булган Гали авылының легендар егете, эшкуар, күп еллар җирле “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булган, халкы өчен хәләл малын һәм үзен жәлләмәгән мәрхүм  Расих Мөҗаһит улы Латыйпов торды.

ПОЛОЖЕНИЕ-НИГЕЗЛӘМӘ

 


КОНТЕКСТ:

Унынчы «Халкым минем» иҗат фестивале Расих Латыйповның туган көнендә зурлап уздырылды (ФОТОСУРӘТЛӘР)

* * *

Исемең мәңге халык күңелендә калачак…

* * *

Расих Латыйпов идеясе белән оешкан «Халкым минем» иҗат фестивале тугызынчы тапкыр узды. Кызганычка, үзеннән башка… (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1349

Комментирование запрещено