Казанда Әлфия Авзаловага багышланган китап дөнья күрде

1a-1Казан Ратушасы бинасына килеп керүгә халыкны Әлфия Авзалованың фотосурәте елмаеп каршы ала. Залда да аның фотолары, яңа гына  чыккан китап, җырчының сәхнә күлмәкләре дә куелган, музыка яңгырый. Кичә Әлфия апа башкаруындагы җыр белән башланып китте. Видеоязманы халык аягүрә басып, алкышлап тыңлады.

Әлфия Авзалова турындагы китапны чыгару эше белән  җырчының үзе исән чагында ук төзелгән фонд шөгыльләнде. Идея авторы, ахырга кадәр аны туплау белән шөгыльләнүче кеше-кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Басма 544 биттән, 3 бүлектән тора. Аларда җырчының үзе язып калдырган  истәлекләре, аның хакында дуслары, хезмәттәшләренең хәтирәләр, Әлфия Азалова репертуарыннан җыр сүзләре һәм ноталары да бирелгән, шулай ук аның башкаруындагы 100 җыр тупланган диск.

Якын киләчәктә Әлфия Азалованың туган ягы Актанышта  һәйкәле дә барлыкка килергә мөмкин. Кичә барышында аның якташлары шундый планнары булуы хакында хәбәр итте.

Кичә күренекле җырчыбызның репрертуарындагы җырлар белән үрелеп барды. Казан Ратушасында Әлфия Авзалованың иҗатташ дуслары, гади тамашачы, татар зыялылары җыелган иде.

tatar-congress.org

Просмотров: 982

Комментирование запрещено