Рәхмәт сезгә, яшь солдатлар

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

iОзатабыз сезне ил сагына,
Кайтыгыз тик исән-сау  гына.
Илдә тыныч, йокы татлы булыр,
Безне саклаучылар барында.

Сез җиңәргә тиеш бөтен  җирдә,
Ил сагында, эштә, хезмәттә.
Аяз күктә, якты кояш булып,
Сез яшисез безнең йөрәктә.

Сагындырыр өйләр, туган җирләр,
Туып үскән нигез тупсасы.
Ачып керәлмәсен явыз җаннар,
Сезнең кулда — илнең  тоткасы.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

Просмотров: 1191

Комментирование запрещено