Денис авылында яшәүче Рөстәм Әнәс улы НУРТДИНОВ: «Әдәби бәйгедә призлы урынга лаек булдым!»

v97n72xZ-MkТатарстан язучыларының Әлмәт бүлеге, үзенең 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Туган яктан илһам алып» дигән әдәби бәйге үткәрде. Проза һәм поэзия буенча номинацияләр каралган иде. Конкурста Татарстаннан, Башкортстаннан, Самар өлкәсеннән йөздән артык кеше катнашты. Мин дә бәйгегә биш шигыремне тәкъдим иттем.

Шушы көннәрдә конкурска йомгак ясалды, бәйгедә катнашучыларны җыйдылар. Шөкер, шигырьләрем белән призлы өченче урынга лаек булганмын икән бит! «Әниемә», «Татар кызы», «Асыл затлар, сезне бәйрәм белән котларга бит минем теләгем» дип аталган иҗат җимешләремне жюри әгъзалары аеруча мактадылар. Клара ханым Булатова янына чакырып алып, «Булдырасың Самарның ата мишәре», дип аркамнан да какты хәтта…

Әлмәтлеләргә бүләккә үзебезнең «Самар татарлары» журналын да алып бардым, аны бик ошаттылар. Барысын да быел Камышлыда үтәчәк X Бөтенроссия авыл Сабан туена да кунакка чакырдым. Хуҗалар да Самар өлкәсендә яшәүче барлык татарларга кайнар сәламнәрен әйтеп җибәрделәр.

EpYU_DRPvawpgD3Dw8ris8 v97n72xZ-MkРөстәм Әнәс улы НУРТДИНОВ.

Денис авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 1138

2 комментариев

  1. Рөстәм әфәнденең Татарстанда үткәрелгән шушы матур чарада катнашып, диплом белән бүләкләнүе без — Самара татарлары — күңелендә зур шатлык, горурлану хисе тудыра. Дөрестән дә, аның шигырьләре бик матур. Аеруча газиз әнкәйләребезгә багышлап язылганнарын укыгач, әниләребезгә карата миһербанлык, ярату хисләре тагын да көчәя. Ә татар кызлары турында бәян ителгәннәре аларның сөйкемле, чибәр, эштә уңганлыклары турында аңлата, табигать — Анабыз турындагылары туган якка мәдхия җырлый, яз сулышын тоярга, кояш нурында челтерәп агып яткан язгы гөрләвекләр тавышын ишетергә ярдәм итә сыман тоела.
    Киләчәктә Рөстәм Әнәсовичка иҗади уңышлар телибез!

    • Бик зур рәхмәт сезгә Нурсинә ханым. Мин бит мактасаларда, яманнасаларда баребер язам, язмыйча булдыра алмым. » Әннә» белән ачылган тел беркайчанда ябылмас!