Бүген татарның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның вафатына кырык көн

iИлһам абый безнең арадан киткәнгә инде кырык көн узган. Күңел ышанмый әлбәттә. Ул гел безнең арада кебек. Концертларда, тамашаларда күренмәсә дә, аның инде олы яшьтә булуын белеп, без һәрвакыт җырчыны тоеп яши идек. Һәм һәрвакыт шулай булыр кебек иде.

Ләкин без беребез дә мәңгелек түгел. Илһам абый да китеп барды. Үзенә генә хас булган моңы, кабатланмас тавышы да китте. Юк, болай дип әйтү бик үк дөрес булмас. Мирасын безгә калдырды. «Иске карурман», «Тәфтилләү», «Идел буе каеннары» һ.б. Колакта һаман да аның тавышы яңгырый, ә күз алдында телевидение фонында сакланган язмалардан кадрлар.

Бүген Казанда Ш. Мәрҗани мәчетендә Илһам Шакиров рухына дога кылалар. Бөек җырчыбызның рухы шат булсын.

tatar-congress.org

Просмотров: 867

Комментирование запрещено