Казан циркында милли труппа төзелергә мөмкин

2426Казан циркы директоры вазыйфаларына дәгъва итүчеләрнең бер өлеше милли труппа төзү турында уйлана.

Казан циркында милли труппа ачыла калса, Фәрит Бикчәнтәев анда тамаша куярга әзер. Бу хакта ул Казан циркында директор вазыйфасына дәгъва итүчеләр үз программаларын тәкъдим иткәннән соң «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан циркы директорын конкурс аша эзли. Кичә министрлыкта кандидатлар үз программаларын комиссиягә тәкъдим иттеләр.

Комиссия әгъзалары арасында күренекле цирк артисты Эдгард Запашный, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә бар иде. Комиссияне министр Ирада Әюпова җитәкли.

Цирк директоры вазыйфасына үз кандидатураларын тәкъдим итүчеләрнең кайберләре циркның прокат мәйданы гына булуы белән килешмичә, милли труппа төзү әһәмиятенә басып ясадылар.

«Булсын гына, мин циркта милли труппа өчен программа ясарга әзер», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

Казан циркы директоры вазыйфаларына конкурс нәтиҗәләре ун көннән билгеле булачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 779

Комментирование запрещено