Нияз Игъламов: «Безне театрлар куймый, дип зарланучы драматурглар яхшы пьеса язсалар, 12 татар театрының берсе булса да алыныр иде»

AI3I1704Театр белгече, Камал театрының әдәбият бүлеге мөдире, Татарстан мәдәният министрының театрлар буенча киңәшчесе Нияз Игъламов татар театрларында хәзерге кайбер драматургларның әсәрләре ни өчен куелмаганын аңлата. 

Нияз Игъламов фикеренчә, татарда хәзер 30 гына түгел, 100 драматург бар. Бу фикерне ул Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпованың “Без — бай халык. Безнең 30дан артык драматургыбыз бар”, — дигән сүзенә карата әйтте. Хәтерләсәгез, күптән түгел министр татар театрының һәм татар драматургиясенең бүгенге хәленә анализ ясаган иде. Игъламовның фикерләре — бу сөйләшүнең дәвамы.

- Минем өчен алар 30 гына түгел! Нурислам Хәсәнов дигән язучының “Сайланма әсәрләр”ендә пьесалар да бар. Айдар Хәлим дә берничә пьеса язган. Фәүзия Бәйрәмова дигән драматург бар – ул да пьеса язган. Театраль фотограф Рәмис Нәҗмиев пьеса язган — “Остазбикә”. Илсөя Ихсанова язган – аны Түбән Кама театры куя. Ул театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев үзе нинди драматург! Курчак театрында эшләгән режиссер Людмила Дьяченко бар – ул да яза. Нәфисә Исмәгыйлева дигән драматург бар, курчак театрында “Тамчылар” дигән спектакле бара: үзе язды, үзе куйды. Димәк, ул да драматург.

Пьеса язган икән – димәк, ул драматург, дип саныйм, дип сөйләп китте Игъламов.

«Театр «бу драматургны махсус куймыйбыз» дип уйлап утырмый, ул кемнәрне куясын уйлый»

Ярар, хәзерге 100 драматургтан Камал театрында нибары сигез заманча спектакль куелган. Аның да дүртесе – драматург Илгиз Зәйниевныкы. Ә калганнар? Драматурглар бит «театрлар куймый» дип зарлана, Нияз.

- Татар халкының, читтәгеләр белән санаганда, 12 дәүләт театры бар (тугызы Татарстанда, икесе Башкортстанда, берсе Оренбургта. — авт.). Шушы 12 театрда синең әсәрләрең бармый икән, монда ике вариант булырга мөмкин. Йә бу сиңа каршы зур заговор, йә үз иҗатыңа бәя биреп карарга кирәк. 

Театрлар телебезне, мәдәниятебезне саклап калырга тырыша. Театрның «быел махсус Данил Салиховны куймыйбыз, киләсе елга махсус Рәдиф Сәгъдине куймыйбыз» дип, уйлап утырырга вакыты юк. Без быел Аяз Гыйләҗевны, киләсе елга Гаяз Исхакыйны куябыз дип уйлыйбыз.

«Иң яхшы язучылар театр ягында булачак»

Кыскасы, хәзерге театрга драматурглар кирәкми булып чыгамы? Ул язучылар арасыннан үзе эшләргә теләгән кешеләрне үзе сайлап ала һәм аннан драматург ясый булып чыга?

- Әлбәттә! Бу табигый процесс. Без инде Ркаил Зәйдулладан драматург ясадык. Без ун ел эчендә ничә яшь автор ачтык: Салават Юзеев, Илгиз Зәйниев, Сөмбел Гаффарова… Бүгенге көндә татарда театрлар әдәбияткә караганда көчлерәк. Ахыр чиктә иң яхшы язучылар театр ягында булачак. Шул ук Ркаил Зәйдулла, шул ук Рүзәл Мөхәммәтшин…

Ркаил Зәйдулланың хәзер, әнә, шигырь язарга да вакыты калмады… Театрга гына хезмәт итә.

- Аллам сакласын, тиз арада булмасын, ләкин аның некрологында ул беренче чиратта шагыйрь дип язалачак. Икенчедән, ул — җәмәгать эшлеклесе, аннары гына драматург, хикәяләр авторы һәм башкалар. Ркаилне шигърият Ркаил итте, драматургия түгел. Әлбәттә, ул тел остасы. Аның теле бик камил. Шуңа күрә дә ул театрлар репертуарында иң актив авторларның берсе.

Хәзер чиста драматурглар була алмый дип әйтергә телисеңме?

- Бар алар. Данил Салихов, Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһимов, Юныс Сафиуллин – драматурглар, күптән түгел арабыздан киткән Ризван Хәмид тә чын драматург иде. Аларны, бик текә метафора булса да, “драматургия һөнәре ашата”, диик. Һәм менә нәкъ шушы кешеләр зарлану дулкынын күтәрәләр. Чөнки аларны театрлар куймый. Алар биш-алты кеше. Нишләптер аларны бүгенге көндә театрлар йә сирәк куя, йә бөтенләй куймый. 

Аларның бик тыйнаклары да бар. Ризван Хәмид, мәсәлән, бервакытта да зарланып чыгышлар ясамады. Чөнки ул сабыр, чын зыялы иде. Юныс абый Сафиуллин да бик аптыратмады: куясыз – рәхмәт, куймыйсыз икән — нишлим инде. Хәзер пьесаларын китерми дә башлады. Шулай да конкурсларда катнаша. Күптән түгел аның бер әсәре Башкортстанның Гафури театрында куелды. Зур театр, данлы коллектив! Хәбир Ибраһимов үзен тәрҗемәче буларак тапты. Бик күп сәхнә өчен язылган әсәрләр аның тәрҗемәсендә дөнья күрә башлады. Буа театры өчен “Көмешкә, сөеш, шайтан тартмасы” пьесасын бик матур итеп, бөтен мәгънәләрен саклап татарчалаштырды. Соңгы елларда Хәбир Ибраһимовның зарланганы ишетелми, чөнки ул канәгать, аның үз кәсебе табылды. Рәдиф Сәгъди дә соңгы елларда куела башлады. Кариев театрында аның “Мәхәббәт утравы” куелды. Мансур Гыйләҗев тә хәзер ничек шатланып йөри – Камал театрында аның спектакле чыга. Данил Салихов туксанынчы еллар азагында бик күп куелды, мин театр белән шөгыльләнә башлаган 2000нче еллар башында да куела иде. Бездә генә түгел, Казахстанда, Башкортстанда, Чувашстанда, һ.б., һ.б. Аның “Хатын түгел, аждаһа” дигән пьесасы буенча бик күп спектакльләре дөнья күрде. Данил Салихов бик популяр, “репертуарный драматург” иде. Хәзер ул Язучылар берлеге рәисе булды, ләкин карьера үсеше аның иҗатына берничек ярдәм итә алмады. Нишләптер бармый хәзер ул. Минем үз гипотезам бар. Укып барам бит мин аның әсәрләрен. Алар күбрәк туксанынчы еллар өчен язылган әсәрләр. Данил Салиховның берничә әйбәт пьесасы да бар. Аларны мин истә тотам. Аларны Фәрит Бикчәнтәев тә укыды. Ошатмады. Нишлисең инде? Гаилә мәхәббәткә корылган кебек, театрда, вакытлыча гына булса да, режиссер белән драматургның союзы бар. 

Мин санаган шәхесләр “татар драматурглары куелмый” темасында “соло җырчылар”, ә калганнарны инде… драматургларча булсын, хор дип атыйк. Яхшы пьеса язылса, унике театрның берсе булса да алыныр иде.

«Әйбәт пьеса мине канәгатьләндерерлек булырга тиеш»

Нинди була соң ул әйбәт пьеса?

- Мине канәгатьләндерерлек, Фәрит Бикчәнтәевне, Рәшит Заһидуллинны, Фаил Ибраһимовны, Рөстәм Галиевны… 

Әйбәт пьеса ул чын мәгънәсендә ихлас күңелең белән язылган әсәр булырга тиеш. 

Комедия булса, булсын комедия! Ләкин кызык комедия булсын! Режиссерларның берсенең дә драматург шәхесенә карата каршылыгы юк. Фокусник Альберт Гаделшин әйбәт пьеса язып китерсә, куячакбыз! Мин барлык 100 драматург белән дә җылы мөнәсәбәттә. Кайсыларының аз куелуына борчылам, мин бит яхшы пьесаны күрәм. 

Әмма әлегә бездә Шекспир юк.

«Драматурглар зур темалар күтәрми»

Шулай да, драматургларга төп дәгъва нидә?

- Менә Зәки Зайнуллин тарихи шәхесләргә багышланган зур күләмле пьесалар китерә иде. Сүз уңаеннан, нишләп аны драматурглар исемлегенә кертмәделәр? Куелды бит бездә аның бер әсәре (“41нең арбалы хатыннары”. 2010 елда куелды. — Авт.). ҮДимәк, ул да драматург. Мәсәлән, Зәки Зәйнуллин революционер Мирсәет Солтангалиев турында 150 битлек пьеса китерде. Мәгълүмат өчен әйтәм — 45 бит ул өч сәгатьлек спектакль дигән сүз. Димәк, син өч-өчтән икесен кыскартырга тиеш. Әлбәттә, Рәдиф Сәгъди, Данил Салихов, Хәбир Ибраһимлар андый хата ясамыйлар. Ләкин алар күтәргән темалар да зур түгел. Сәгъдинең зур тема күтәрелгән бер әсәрен генә беләм: “Бакчасарай гөлләре” дип атала. Кырым татарлары турында. Ул бөтен яктан камил пьеса дип әйтмәс идем, ләкин монда, чынлап та, зур проблема ята, фаҗига тасвирлана. Аның балалар өчен язылган бер-ике әйбәт пьесасы бар. Тагын берничә җиңел комедиясе дә “театр портфелендә” саклана. Үз вакытын көтә.

Тагын нинди кимчелекләрне атый алабыз?

- Мәсәлән, француз драматургы Марк Камолетти бар. Аның пьесаларында бөтенесе төп-төгәл бирелгән. Сюжет сызыклары бер-берсенә тоташа. Ул беркайда да бернәрсәне дә онытмый. Ә безнең драматургларыбызда, мәсәлән, мылтык беренче пәрдәдә бар, икенчесендә ату да юк, мылтык та каядыр югалган. Логика ягыннан, структура ягыннан, төзелеш ягыннан, характерлар ягыннан җитешсезлекләр күп. Спектакль дәвамында – беренче күренештән финалга кадәр герой үзгәрми икән, уйнарга материал юк дигән сүз. Чөнки драматургиянең нигезендә яткан бер кагыйдә бар — каһарман йә дөньяны үзгәртә, йә үзе үзгәрә. Дөньяның кешене үзгәртүе тамашачыга кызык. Ә бездә уйланма ситуациягә эләккән “картон персонажлар”.

Анысы ничек инде аның?

- Менә Зөлфәт Хәким — шәп драматург, сюжет кора белә, структура төзелешенең нәрсә икәнен аңлый. Зур темаларны да күтәрә, җиңел әйберләрне дә яза. Атаклы драматург булыр өчен аның бердәнбер минусы бар: ул хатын-кызның психологиясен бөтенләй аңламый. Ир-ат образлары уйнарлык дәрәҗәдә язылган. Ә хатын-кыз персонажлары картоннан ясалган. Мәсәлән, “Телсез күке”не алсак. Анда бер-ике хатын-кыз персонажы бар. Анда мәхәббәт сәхнәсе күренешләрен искә төшерегез — хатын-кыз алай сөйләшми. Хәтта иң әйбәт пьесаларында да хатын-кызларга уйнар өчен материал җитми. Бу аның үзенчәлеге.

Шулай да, моннан ун ел элек бу кимчелекләр безне канәгатьләндергән булып чыгамы? Бу әсәр куелды бит.

- Тормыш үзгәрә. Соңгы ун ел эчендә, минемчә, үзгәрешләр күбәйде. Кешелек цивилизациясе бөтенләй бүтән юлга чыкты, башка чорга килдек. 

Мин күреп торам театрга яшь буын килгәнен. Татарлар алар, татарча сөйләшәләр. Татар мохитендә үсәләр. Театрга карата таләпләре, фикерләре башка. 

Туксанынчы елларда татар пьесалары буенча спектакль карарга кем йөргән? Авылдан шәһәргә күченгән беркатлы тамашачы йөргән. Хәзер инде икенче, өченче буын үсеп бара. Мәсәлән, бик матур итеп татарча сөйләшә торган Нурбәк Батулла бар, чын татар интеллегенциясе. Ул чын шәһәр кешесе. Ул бит иске театрга йөрмәячәк. Ул Рәдиф Сәгьдине карамаячак. Аны ул пьесалар кызыксындырмаячак. 

Яшь буын турында уйларга кирәк. 

Димәк, безнең кайсыдыр драматургларга үзләренең туксанынчы елларда калуларын аңларга кала?

- Юк, мин кеше турында “артыгын булдыра алмый” димим. Теләсә нинди вакытта иҗат кешесенең ренессансы башланырга мөмкин. Зәки Зәйнуллин театрларны күпме сүкте. Хаталарыбызга күзләребезне дә ачты, нахак сүзләр дә әйтте. Әмма аның “Арбалы хатыннар”ын Фәрит (Камал театрының баш режиссеры Ф.Бикчәнтәев. — Авт.) укыды да, ошатты. Һәм “Куям” дип шалтыратты…

Күпме драматург режиссердан шушы сүзне көтә…

- Сезгә – журналистларга туры җавап кирәк. Куелмый икән, димәк, начар яза. Алай түгел. Бу күп компонентлы, катлаулы проблема ул. 

Драматург начар язмый, юк. Бәлкем, ул пьесаны 1995 нче елда китергән булса, без аны рәхәтләнеп куяр идек. Ә бәлкем, 2035 елда китерсә, театрлар аны яратып куячаклардыр. Аның әсәрләре бүгенге көнгә туры килми. 

Мин комедия, трагедия языгыз дип тә әйтә алмыйм. Жанрлар үлде ул. Театр үзе хәл итә әсәрнең нинди жанрда куелачагын. Мольер “Дон Жуан”ны комедия итеп язган. Ә бит тормыш бер урында тормый, хәзер шушы “Дон Жуан”ны драма итеп шәрехләп була. Жанрны театр билгели.

Кыскасы, бүгенге көн театры драматурглардан башка яши ала?

- Әйе. Безнең классикабыз бар. Кәрим Тинчурин, Галиәскар Камал, Гаяз Исхакый, Таҗи Гыйззәт, Әмирхан Еникиләр… Бүген куелмаса да, алар безнең портфельдә ята. Әгәр без аларны куярга алынабыз икән, әйбәт инсценировка ясыйбыз. Театр драматургка бәйле түгел. Менә Айдар Җаббаров Хәсән Туфанны куйды. Без, аны куеп, милләткә зыян китерәбезмени?!

Минемчә, безнең Камал театрына классик әсәрләрне кую җитми. Анда этнография, анда – гореф-гадәтләр… Анда чын татар теле. Тинчуринның, Г.Камалның телләрен сары май кебек тоясың. 

Әйдәгез, лексик экспертиза үткәрик, Галиәскар Камал, Нәкый Исәнбәт әсәрләренең текстын бүген зарланып йөргән драматургларныкы белән чагыштырып карыйк. Кем җиңәчәк? Теләсә кайсы әсәрдән монологлар алыйк та, халыктан бәя бирдертик…

«Татарны горизонталь багланышлар коткара ала»

Бу очракта мәдәният министрлыгы драматургларга ничек ярдәм итә ала? 

- Министр ул күп балалы ана кебек. Аның гаиләсендә күп төрле балалар бар – кемдер балигъ булган, кемдер яңа туган, кемдер, 18е тулса да, борын агызып шыңшып йөри… Министрның театрлары да, драматурглары да, симфоник оркестры да бар, музейлары да… Ирада Әюпова бөтенесенә дә ачык йөз белән карый һәм бу дөрес тә. Ул конфликт булган очракта да кемнеңдер ягына чыга алмый. Әмма монда конфликт юк. Берничә кешенең, элекке ысулларны кулланып, каядыр барып зарланып йөрүе көлке! Әйтик, берәрсе, «минем пьесаны куймыйлар» дип зарланып, Президентка барды ди, ул министрга карарга кушты ди. Куйдыртып карасыннар режиссерлардан шундый шарт куеп… Ун елдан театрдан берни дә калмаячак!

Ә нишләргә? Син бит министрның театрлар буенча киңәшчесе – киңәш бир!

- Минем драматургларга бер тәкъдимем бар. Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы бар. Шул матур залда читкалар үткәрсеннәр. Иң яхшы пьесаларын сайлап алсыннар да, волонтерлар табып, студентларны җәлеп итеп сәхнәдән укуны оештырсыннар. Тамашачы җыйсыннар, театрлар директорларын, режиссерларын чакырсыннар. 

Бер елны Язучылар берлеге драматурглар семинары уздырды бит (2017 елда Биектау районында үткәрелгән драматурглар семинары. — Авт.). Драматурглар үз текстларын укый алмыйлар: берсенең күзе күрми, икенчесенең тамагы авырта. Җитмәсә, берсенеке укылганда икенчесе йокымсырап китә. Шунда үзләренә рольләргә бүлеп укыттырдым. Кызыксынып киттеләр, фикер алыша башладылар. 

Бәлки, без дөрес күрмибездер – ачыгыз күзләребезне! Ә әнигә әләкләп йөреп ни үзгәрә? Әтигә барсыннар хәтта. Бер камчылар тыңлаусыз малайларны – Фәрит Рәфкатовичны, Рәшит Муллагалиевичны… Ә бит вазгыять үзгәрмәячәк. Көчләп куйдыртып кара берәр режиссердан! Өстән кушып куелган әйбер драматургның исемен дә юк итә ала! 

Кайбер процессларга өстән тәэсир итеп булмый. Безнең күп әйбер вертикаль багланышларга корылган. Татарны горизонталь багланышлар коткара ала. Сәнгатьтә вертикальгә караганда горизонталь мөһимрәк. 

Ярар, драматургларның көен көйләдек ди. Әйтик, рәссамнар «Нигә театрларда сценографияне Скоморохов кына куя? Россиянең халык рәссамы булса ни, Мәскәүдә “Манеж”да күргәзмәсе булса ни?.. Миңа да кирәк. Без дә сезнең балаларыгыз, Ирада Хафизҗановна!” дип тавышлансалар… Алар артыннан композиторлар кузгалса… “Нишләп Эльмир Низамов кына яза?” дияр Фирзәр Мортазин…

Министр Ирада Әюпованың безнең драматурглар тәрҗемәдә зур театрларда куелсын иде дигән теләген ничек шәрехлисең? Бу фикерне ул министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

- Димәк, Валерий Фокин кайчан татар драматурглары пьесаларын тәрҗемә итеп җибәрерләр дип көтеп утырадыр. Бәлки, Евгений Миронов көтәдер… Башта Славутскийдан куйдырып карыйк. Рус телендә дигәннән, бездә бит әле урыс драматурглары да бар: Борис Вайнер, Лев Кожевников, Оля Журавлевалар. Алар да нигә безне Славутский, Горнышева куймый дип мәйданга чыга ала. Чыкмаганнар икән, алар таркаурак, димәк. Саный башласак, бездә 20-25 рус драматургы да бар. “Продвижение” проектында (“Яшь драматурглар лабораториясе”. авт.) катнашучылар белән санасак, 50дән артадыр. Ә Горнышева, әнә, Илгиз Зәйниевны куя… (Казан Яшь тамашачы театрында “Бәби” пьесасы тәрҗемәдә куелу турында сүз бара. — авт.). 

Сүз уңаеннан, соңгы елларда Россия театрларында рус телендә язылган заманча әсәрләр куела. Аларның авторлары арасында татар фамилияләре дә юк түгел. Рус драматургиясе чәчәк ата башлады… Ә татар язучылары Россиядәге каләмдәшләре белән аралашмый. Татарстанда Театр әһелләре берлеге таралмады, без беркайчан да Россиянең башка театрлары белән элемтәне өзмәдек, милли театрлар белән дә, чит илдәге театрлар белән дә… Ә Язучылар берлеге аерым яши.

Нияз, ә бит Мединский, әнә, Россия кинофильмнарын кинотеатрларга керттерде, безнең 50 процент җирле продукция күрсәтелсен, диде. Нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлыйсыңмы?

- Әйе, син дөрес параллель китерәсең. Болар барысы да Россия киңлекләрендә башлады. Без дәвамчылар гына. Безнекеләр Россиянекеләрне кабатлый. Әмма кайбер нәрсәләрне өстәп көйләп булмый. Мин бүген зарланып йөрүчеләр начар яза димим. Бәлки, аларның театры ачылмагандыр. Бәлки аларның режиссеры тумагандыр. Бу минем күзәтүем генә.

Бүген татар театрларында куелмаган драматурглар 20 елдан классика булып танылырга мөмкин, әйеме?

- Бик мөмкин. Без дә ялгыша алабыз. Сабырлык кирәк. Шәп әсәрләр язуларына ышаналар икән, алар көтәчәк. Мин Ризван Хәмиднең вакыты килергә мөмкин дип уйлыйм. Аның потенциалын күрәм. Ул үзе дә сизде, зарланып йөрмәде, ачык хатлар язмады. Рөстәм Мингалим да сәхнәгә әйләнеп кайтты – Тинчурин театрында куелды. Иҗатыңа ышанмыйсың икән – өстә әләкләп йөрисең… 

intertat.tatar

Просмотров: 789

Комментирование запрещено