Рәнҗетмәгез аналарны

2Иң зур гөнаһ бу дөньяда -
Ананы рәнҗетүләр,
Ана йөрәгеннән әрнеп,
Сыгылып чыккан яшьләр.

Аналарны рәнҗетмәгез,
Бала дип яши алар.
Кирәк булса һич уйламый
Гомерен бирер аналар.

Һәрбер ана баласына
Тели тик ак бәхетләр.
Яндырмагыз ана бәгърен,
Китермәгез хәсрәтләр.

Аналарга күп кирәкми,
Ягымлы бер сүз җитә.
Читкә типмәгез аларны,
Аналар сезне гел көтә.

Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

Просмотров: 934

Комментирование запрещено