В Болгаре нашли янтарную мастерскую времен Золотой Орды / Археологлар Болгарда Алтын Урда чорына караган гәрәбә остаханәсе тапкан

4d3aca3ca83ac351Ученые Института археологии РАН нашли в Болгаре мастерскую по обработке янтаря времен Золотой Орды.

На месте раскопок в окрестностях базара, находившегося в ремесленном квартале Болгара, в прошлом году были найдены предметы, указывающие на существование ювелирной мастерской, где изготавливали предметы из янтаря. На территории ученые обнаружили 700 граммов янтаря-сырца, его обрезки, заготовки и сами изделия, например бусы. Также были найдены инструменты.

Как сообщает «РИА Новости», монеты, найденные в этой мастерской, говорят о том, что она работала в конце XIII — начале XIV века. Трудились в ней выходцы из русских земель, так как рядом с мастерской были обнаружены красноглиняные и белоглиняные горшки, которые обычно находят на территории Руси.

Ранее Республиканский фонд «Возрождение» подвел итоги девятилетней работы по реализации комплексного проекта «Культурное наследие: остров-град Свияжск и древний Болгар». Подробности — в материале «Реального времени».

m.realnoevremya.ru

* * *

Россия Фәннәр академиясенең Археология институты галимнәре Татарстанның борынгы Болгар шәһәрендә гәрәбә эшкәртү остаханәсе тапкан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы институтның матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Остаханә Болгар дәүләтенең монголлар тарафыннан яулап алынуы белән бәйле вакыйгалардан соң Болгарда шәһәр мәдәнияте күтәрелеш кичергән чорда эшләгән. Әлеге табылдык Болгарның халыкара элемтәләре һәм шул замандагы тотрыклы сәүдә мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәсе хакында сөйли», — дип искәртте Болгарда алып барылган казу эшләре җитәкчесе Денис Бадеев.

Аның сүзләренчә, узган елда ул үз командасы белән бергә Болгарның һөнәрчеләр кварталында урнашкан базарның тирә-ягында казу эшләре алып барган. Биредә осталарның йортлары да урнашкан булган. Алар төсле металл эшкәртү, пыяладан муенса һәм йөзекләр, сөяк һәм мөгездән төрле эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнгән. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1238

Комментирование запрещено