Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы укучылары! Сез бүген кулыгызга басмабызның 1500нче санын алдыгыз. Андый юбилейлар еш булмый — ун елга бер генә. Шулай булгач, бу “Бердәмлек” гомерендәге өченче зур юбилей.
Дүрт ай элек, баш мөхәрриребез Рәфгать Нәбиулла улы дөнья куйгач, “Бердәмлек” ябылыр инде, дип әйтүчеләр күп булды. Ләкин халык, татар басмасы кирәк булуын раслап, үткән елдагыга караганда да газетага күбрәк язылды. Шулай итеп, ел башында тиражыбыз 400 данәгә арткан булса, январь һәм февраль айларында тагын 150 кеше язылып, бүген инде 2410 әбүнәчебез бар, дип горурланып әйтә алабыз. Чын күңелебездән рәхмәт сезгә, милләттәшләр!
Почта яисә Роспечать хезмәткәрләре “Бердәмлек”не вакытында китереп җиткерә алмаган көннәрдә телефоннарыбыз шалтыраудан туктамый. Ә без моңа тик шатланабыз гына! Димәк, эшебез халыкка кирәк! Ә кирәк булгач, ике тапкырга кимегән коллективыбыз көнне төнгә ялгап та эшләргә әзер. Тик күзләребез арып, хата җибәргән очракта, бәлки гафу итәрсез, дип өметләнәбез.
Алдан хәбәр иткәнебезчә, 2 мартта, нәкъ 1500нче саныбыз дөнья күргән көнне, Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Бердәмлек — киләчәккә караш” дип аталган газета укучылары конференциясе үтә. Самара өлкәсенең шәһәр һәм авылларыннан күпсанлы укучыларыбыз килеп, газетаны тагын да яхшырту, эчтәлеклерәк итү, интернет-версиясе турында уйлашу, әлегә үз хәбәрчеләребез булмаган авыллар белән элемтәләр сузу турында киңәш тотачакбыз.
Әйе, планнарыбыз зурдан. Тик, бөтен дөнья кризис кичергән чорда, “Бердәмлек”кә дә җиңел түгел. Шулай да, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Вазыйх Мөхәммәтшин, Ильяс Шәкүров, Әнвәр Горланов, Фәхретдин Канюкаев кебек абруйлы милләттәшләребезнең тырышлыгы, өлкә хөкүмәтенең теләктәшлеге һәм ярдәме белән, Аллаһы насыйп итсә, яшәрбез әле. “Бердәмлек” тирәсендә берләшеп, бердәм милләт булып яшәрбез!
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 963