Бәйрәмгә рәхим итегез!

vhod

9 мартта Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы  “Оста куллар” күргәзмәсе оештырачак

Хөрмәтле, сөекле, уңган татар хатын-кызлары! Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы сезне 9 март көнне “Сельский уют” турбазасына чакыра. Биредә “Оста куллар” күргәзмәсе оештырылачак.

 Күргәзмә ике юнәлештә була:

  1. “Күңелем бизәкләре” – кул эшләре (чиккән, бәйләгән, теккән һәм башка ысул белән эшләнгән эшләр).
  2. “Тәмле ризык  — табын яме!” -  татар халкының камыр ашлары һәм башка төрле ризыклар

Катнашучылар бүләкләнәчәк.

Бергә-бергә тәмле ризыкларыбыз белән чәй эчәрбез һәм күңел ачарбыз.

Килегез, катнашыгыз! Рәхәтләнеп ял итәрбез, аралашырбыз! 

Башлана сәгать 10.00да.

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының җитәкчесе Илһамия Сәгыйть кызы КӘРИМОВА һәм урынбасары Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы ШӘЙХЕТДИНОВА. 

Гали авылы, Похвистнево районы.


КОНТЕКСТ:

Гали авылында узачак «Халкым минем-2019» иҗат фестивале Театр елына багышлана (НИГЕЗЛӘМӘ-ПОЛОЖЕНИЕ)

* * *

Гали авылында дини конференция үтәчәк

Просмотров: 1231

Комментирование запрещено