Гомеремнең көзләрендә тагын килде язларым!

htmlimage(2)Кушылган елгалар сыман
Яшисе иде дә бит.
Тормыш юллары башкача,
Килеп күр дә, аннан кит.

Язмышларга үкенмәскә,
Ходай шулай язганга.
Авырлыкларны җиңәргә,
Яңа үрләр яуларга.

Суга сусаган гөл сыман
Кайгырма моңсуланып.
Матурлыгыңа шатланып,
Яшә син рәхәтләнеп.

Балык йолдызы астында
Икебез дә туганбыз.
Бу дөньяда бер алманың
Ике өлеше булгабыз.

Бәхет миңа синең белән
Уздырган минутларым.
Толымнарыңда адашып,
Шашынып үбүләрем.

Бөтенесе якын миңа:
Синең исең, назларың.
Гомеремнең көзләрендә
Тагын килде язларым!..

Рөстәм НУРТДИНОВ.

Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 1259

2 комментариев