Бертуктамый эшлә син, “Бердәмлек”!

SPGvQZEvOiY

Разия Әюпова (беренче рәттә сулдан уңга), Сәлимә Крас­нова, Вазыйх Мөхәммәтшин һәм Наилә Тимер­бу­латова (икенче рәттә уңда) «Бердэмлек» редакциясендә кунакта.

2 мартта “Бердәмлек” өлкә татар газетасының 1500нче саны дөнья күрде

Менә бит, Аллаһы Тәга­лә­дән ризалык булгач,  “Бер­дәмлек” газетасының 1500нче саны да дөнья күрде. Зур бәйрәм булмаса да, үзенә күрә бер казык бит инде бу. Мәрхүм Рәфгать Әһлиуллин, бу көнне алдан кайгыртып, ниндидер чаралар оештырырга планлаштырып йөри иде. Мин моны бер мәкалә язып китергәч ишеттем.  Ул аны карады да: “Бик яхшы булган. 1500нче номерга куярбыз”, — дигән иде. “Бердәмлек” укучыларына ул мәкаләм белән танышырга насыйп булмаган икән. Баш редактор бакыйлыкка күчкәч, аның кәгазьләре арасыннан мәкаләм табылмаган. Кызганыч…

Ә без әлегә исән һәм тормышны алып барырга тиеш­без. Менә өемдә сакланган “Бердәмлек” тупланмаларын актарып утырам. Үземнең беренче язмаларым искә төште. Язарга мине Рәфгать Нә­биулла улы өйрәтте бит. Бу болай булды. Самарага җырчы Ренат Ибраһимов килеп, 23 февральгә — Ватанны саклаучылар көненә багышлап, концерт куйды. Дөресен генә әйткәндә, миңа бу концерт бер дә ошамады. Мин инде ул концерттан алган тискәре тәэсирләрем турында Рәфгать абыйга сөйләп бирдем. Артистның үз-үзен тотышы, киемнәре бу бәйрәмгә килешми, дип  сөйләдем аңа. Безнең белән башка кешеләр дә бар иде. Ул миңа әйтә: “Болай сөйләп йөрмәгез, төп фикерегез булырга тиеш. Шуны ачып күрсәтергә тырышыгыз”, — диде.

Башта минем күңелем калды. Тора-бара, газеталар укый-укый, аның белән ара­лаша-аралаша, мин дә фикер йөртергә өйрәндем кебек. “Сез үзегезнең фикерләрегезне язып китерегез әле, кызыклы, мәгънәле булса, бәлки, бастырып та чыгарырбыз”, — дип әйтә башлады ул. Шулай минем мәкаләләр дә дөнья күрә башладылар.

Газета битләренә күз салсак, “Бердәмлек” безнең татар халкын берләштерүче басма булуын күрәбез. Әле дә исемдә, ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккач, Рәфгать Нә­биулла улы табибә Әлфия Салих кызы белән бергәләшеп, “Туган тел” оешмасы белән “Бердәмлек”не дуслаштырырга йөргән иде. Безнең “Розалина” татар кафесында Татарстаннан килгән Индус Таһиров, Гөлдания Хәй­руллина, Зәлидә Әкбәрова, Фәния Хуҗиәхмәтләрне каршы алган идек. Рәфгать Әһлиуллин эшкуарлар Равил Яһудин, Әнвәр Бульхиннар белән әңгә­мә корып, татар дөньясы өчен янып сөйләгәнен әле дә хәтер­лим.

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһ­лиуллин тәкъдиме буенча Та­тарстанның “Без — бергә” һәм региональ Диния нәзарәтенең “Кыйбла” кушымталары да “Бердәмлек” белән бергә даими рәвештә чыгып киләләр. Аларга хәзрәтләребез дә бик зур бәя бирәләр, халык та яратып укый. Аның битләрендә Самара төбәге язучылары Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Хәким Галидән һәм баш­каларның тормыш юллары яктыртыла, иҗат җимешләре бас­тырыла.

Бик күп мәкаләләр авыл хуҗалыгына багышлана. Шенталы районының Денис авылында яшәүче махсус хәбәрче­без Нурсинә Хәкимова, Әбдеки авылыннан Әлфия Нуртдинова, Пох­вистнево районының Гали авылыннан Саимә апа Морзаханова, Кәүсәр Шәйхет­динова, София Сәлимова, Мәчәләйдән Шамил Мамышев, Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан Фә­ния Кәримова һәм башкалар газетаның географиясен киңәйтәләр, аны чын халык газетасы итеп күрсәтәләр.

Кызганычка, газетаның штат­тагы хәбәрчеләре күп калмаган шул. Моны татар телен белүче яшьләр юклыгы белән дә, аларга түләргә акча булмау белән дә аңлатырга була. Алия Арсланова бөтен яңалыкларны белеп, бөтен хәбәрләрне язып бара. Техник бүлектә эшләүче җаваплы сәркатиб Гөлгенә Сәлахова һәм дизайнер-верст­калаучы Гөлнур Рыбакова да эш күп дип тормыйлар, нәрсә кирәк, барысын да җиренә җиткереп эшләп торалар. Ә Эльмира Шәвәлиева-Варфоломеева бөтен оештыру эш­ләрен дә, газетага куелачак мәкаләләрнең сыйфатын да үз өстенә алган.

SPGvQZEvOiY

Разия Әюпова (беренче рәттә сулдан уңга), Сәлимә Крас­нова, Вазыйх Мөхәммәтшин һәм Наилә Тимер­бу­латова (икенче рәттә уңда) «Бердэмлек» редакциясендә кунакта.

Бухгалтер Әминә Мортазинаны аерым куясым килә: ул редакциянең булмаган акчасын тартып-сузып типографиягә дә, почта хезмәтенә дә, салымнарга да, хәтта хезмәт хакына да җиткереп тора. Афәрин, кызлар! Юкка гына Рәфгать абый сезнең эшкә югары бәя бирмәгәндер. Аңардан башка газета туктамаган, үз юлы белән бара икән. Димәк, аңа алмашка лаеклы кешеләр килгәннәр.

Ә аның кул астында эшләп чыккан күпме журналистлар дәрәҗәле урыннарда эшлиләр хәзер? Раушания Ситдыйкова безнең татар кафесы турында мәкаләләр язгач, аны “Нурлы, җырлы, догалы” дигән исем астында “Сөембикә” журналында да бастырып чыгардылар. Шулай ук 2000 елда  язылган “Разия ханым һәм “Татар кухнясы” дип аталган мәкаләсен дә халык яратып кабул итте. Гомумән, 20 ел эчендә “Розалина” кафесында эшләнгән милли эшләр, татар гореф-гадәтләре буенча пешерелгән сый-хөрмәтләр  турында бик күп мәкаләләр язылды.

Ә инде 2014 елда оешкан Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары эшләгән һәр эш: тегүме, чигүме, милли ашлар пешерүме, каз өмәсеме — нәрсә генә эшләсәк тә, газетада яктыртылып  бара. Алга таба да шулай булсын иде, дигән теләктә калабыз.

“Ак калфак”ка быел 5 яшь тула инде. Димәк, “Бер­дәмлек”кә тагын эш була. “Бер­дәмлек”нең — 1500нче саны, “Туган тел”нең — 30 еллыгы, Камышлыдагы Бөтенроссия авыллар Сабан туе,  “Ак калфак”ның беренче юбилее — язып өлгер генә!

Газиз ана телебезне саклап калу турында күп сөйлибез. Бу мәсьәлә Самара өлкәсендә генә түгел, бөтен дөньяда да кискен тора. Уйлавымча, “Бер­дәмлек” газетасына язылучылар булганда, милләтебез бет­мәячәк. Яшьләр башка мил­ләт халыклары арасында йөриләр-йөриләр дә, картая башлагач, барыбер милләт күлә­гәсенә кайталар. Шушы кайтулары авыр булмасын өчен балаларыбызны кечкенәдән үк милли рухта, татар телле итеп үстерик. Булдыра алган кадәр укырга өйрәтик, җыр-моң белән генә түгел, әдәби әсәрләр аша да мәдәниятебезгә карата кызыксыну уятыйк. Ә “Бердәмлек” безгә берләшергә ярдәм итәр — юбилейларыбыз белән котлар, концерт афишалары бас­тырып торыр, матур-матур хи­кәяләребезне, күңелебездә туган  шигырьләребезне халыкка күрсәтүче  булып хезмәт итәр. Моның өчен тик аңа язылырга гына кирәк. Бүгенге кебек 2400 тираж белән генә түгел, икеләтә күбрәк язылырга иде. Бер кило колбаса бәясенә языласың да, ярты ел буе рәхәтләнеп газета укып ятасың. Эх, күбебез шул 440 сумны гына да кызгана бит!

“Бердәмлек” газетасының үзем­дә сакланган саннарын укып чыктым да аның сыйфатын, эчтәлеген яхшырту мәсьә­лә­сендә бертуктамый эшләвен аңладым. Рәхмәт, кызлар! Юби­лейлы 1500нче газетагыз белән котлап, тагын шулкадәр газеталар чыгарырга насыйп булсын, исәнлек-саулык, эше­гезгә уңышлар телим.

Разия ӘЮПОВА,

өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

“Бердәмлек” тирәсендә берләшеп яшик

Просмотров: 1029

Один комментарий

  1. “Бердәмлек” милли басмалар рәтендә иң алдынгыларның берсе булып санала. Газета үз укучыларын тапкан икән һәм инде утыз елга якын аларны кызыксындырып тора икән, димәк, тоткан кыйблаcы туры.
    Һәр чор үзенең заман киртәләрен куя, һәм “Бердәмлек” аларны җиңеп бара. Бүгенге көннәрдә дә татар матбугатын нәшер итү – олы ихтирамга лаеклы, рухи ныклык һәм зур җаваплылык таләп итә торган тынгысыз, ләкин ифрат та игелекле хезмәт ул. Халыкка хезмәт итү дип тә атарга була.
    Киләчәктә дә “Бердәмлек” хезмәткәрләренең эшләре уң булсын, иҗади уңышлары белән шатландырып торсыннар.