Кышкы Сабан туе

“Кышкы Сабан туе”ның батыры - Илшат Бикташев.

“Кышкы Сабан туе”ның батыры — Илшат Бикташев.

«Туган тел» татар җәм­гыятенең 30 еллыгына багыш­ланган язмалар сериясен дә­вам итеп, бу саныбызда 1989 елда “Волж­ская коммуна” га­зетасында ба­сы­лып чыккан “Кышкы Са­бан туе” мәкалә­сен татар те­ленә тәрҗемә итеп бас­тырабыз. Аны ул вакытта өлкә газе­тасында эшләгән, ә бер елдан инде “Бердәмлек” газе­тасы­ның редакторы булып кит­кән Рәфгать Әһлиуллин язган.

“Туган тел” татар җәмгыяте уздырган беренче зур чара “Кышкы Сабан туе” дип аталган иде. Ул 27 февральдә Куйбышев авиация заводының Спорт сараенда уздырылды.

Сабан туе! Татар халкының язгы чәчү эшләре тәмамлангач уздырыла торган милли бәй­рәме нәкъ шулай дип атала. Элек ул Самарада да уздырыла булган. Тик ниндидер сәбәпләр аркасында шәһәр халкы аны уздырудан ваз кичкән. Хәер, Советлар илендә бу Сабан туе бәйрәменә генә түгел, башка милли йола һәм гореф-гадәтләребезгә дә кагыла иде.

Үзгәртеп кору җилләре исә башлаган 1989 елда барлыкка килгән өлкә “Туган тел” татар милли үзәге активистлары, яз җиткәнен көтеп тә тормыйча, милли бәйрәмебезне шәһәрдә үткәрергә ният итәләр. Моның өчен саллы гына сәбәп тә табыла — III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале гөрләгән чак була бу.

…Эш көне булуга карамас­тан, Спорт сарае тирәсендә халык дулкыны чайкала. Күбесе, билет ала алмыйча, аптырап йөри. Алар өчен оештыручылар йөзләгән контрамарка әзерләп куйганнар икән. Шулай да бәйрәмдә катнашырга теләүчеләрнең барысы да бу зур бинага сыя алмады, әлбәттә.

“Кышкы Сабан туе”н ачып җибәргән кыска гына кереш сүздән соң, милли бизәк­лә­ребез төшерелгән панно эленеп торган сәхнәдә теат­ральләштерелгән күренеш, татар җырларыннан торган зур концерт башланып китте. Анда Металлурглар мәдәният сараенда шөгыльләнүче “Ялкынлы яшьлек” татар ансамбле артистлары, Новокуйбышевскның “Дуслык” ансамбле һәм Та­тарстанның атказанган артис­ты Зиннур Нурмөхәммәтов җитәкчелегендә Казаннан кил­гән бер төркем артистлар чыгыш ясадылар.

Сабан туе бәйрәменә багышланган җырлар “Идел буенда бәйрәм” дип аталган ялкынлы биюләр белән үрелеп барды: чувашларның — “Ташлама”, мордваларның — “Тиштеме”, украинлыларның — “Гопак” һәм татарларның “Әпипә” биюләре берсен-берсе алыштырып кына торды.

Ә фойеда үзенә бер Сабан туе гөрли. Монда татар халык җырларын башкару осталарын эзлиләр, кызыклы әйтемнәр, татар халык гыйбарәләре конкурслары  үтә, яшьләр типтереп бииләр, өздереп җырлап җибәрәләр… Менә кайда халык талантларын эзләп табарга була икән!

Сабан туен спорт ярышларыннан башка күз алдына китерүе кыен. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату — барысы да булды бу көнне. Иң көчлеләре, җитезләре, хәйләкәрләре призга грампластинкалар, татар китаплары, кассеталар, яулык һәм сөлгеләр алып чыгалар, ә халык аларга гөрләтеп кул чаба! 

Ярыш тәмен белүче көчле егетләр җыелган җирдә бик кызу көрәш тә бара бугай. Ләкин хәрәмләшү сизелми, хаким — Советлар Союзы һәм Европа чемпионы Хәбил Бикташев үзе бит!

Гадәттәгечә, бу көнне башта бала-чага көрәште, аларны бабайлар алыштырды. Яшүсмерләр арасыннан – 46 санлы мәктәп укучысы  Рубен Кәлимуллин, 59 санлы мәктәп укучысы  Марат Гатауллин һәм 30 санлы мәктәп укучысы Тимур Гыйльманов, ветераннар арасыннан Металлург заводы слесаре Шәүкәт Хәйбуллов җиңү­че булып танылдылар. Ә көрәш кызганнан-кыза гына. Менә мәйданга өрлек хәтле елгыр егетләр чыкты. Күп тә үтмәде, дүрт ярымфиналистның исеме билгеле булды — 75 санлы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Али Галимов, “Главснаб” төзү һәм төзекләндерү идарәсенең балта остасы Әлфик Хәлиуллин, Красный Яр районының  хәзерләү конторасы хезмәткәре Илшат Бикташев һәм медицина институтының хәрби факультеты студенты Илдар Шөхрәтов. Ләкин татар көрәшендә бер генә кеше “батыр” исеменә лаек була. Финал ярышында Илшат Бикташев җиңүче булып танылды һәм баһадир “Кышкы Сабан туе”ның төп призын – сарык тәкәсен җилкәсенә салып мәйданны әйләнде. Ә Әлфик Хәлиуллинга һәм Илдар Шөхрәтовка электр самоварлары тапшырылды.

“Кышкы Сабан туе”ның төп спонсорлары — Красный Яр районының “Сезон” кооперативы җитәкчесе Дамир Яһудин һәм Куйбышевның “Комета” кафесы (җитәкчесе Магомед Албаков) иде. Призлар алу өчен халыктан да бераз акча җыелды, оештыру комитеты әгъзалары да үз кесәләреннән чыгардылар. Шулай итеп, ярышлар да, призлар да бик лаеклы булды.

Ә Сабан туе һаман гөрли, җырлый, бии. Самараның беренче һәм соңгы “Кышкы Сабан туе” төн уртасындарак кы­на тынды. Моңа кадәр беркем дә бу бәйрәмнән китәргә теләмәде.

- Кышкы Сабан туе ял кичәсе кебегрәк оештырылган булса да, ул үзенә күрә танышу кичәсе дә булды инде, — дип сөйләде “Туган тел” җәмгыяте рәисе урынбасары Шамил Әх­мәров. — Бу онытылып баручы бәйрәмебезне яңартып, матурлап, халкыбызга кайтару да булды кебек. Мондый бәйрәмнәр киләчәктә даими рәвештә үткәрелеп килер, Аллаһы теләсә.

Без саубуллашмыйбыз, ки­ләсе очрашуларга кадәр, дип хушлашабыз!

(Язма Шамил ГАЛИМОВның шәхси архивыннан алынды).

Н. АРСЕНЬЕВ фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

 

 

 

Просмотров: 1554

2 комментариев

  1. Саратовта кышкы Сабан туена ?зерл?н?л?р

  2. Прокопьевскида яш??че татарлар кышкы Сабан туе уздырды