2 мартта “Бердәмлек” өлкә татар газетасының 1500нче саны дөнья күрде. Бу вакыйгага һәм Бөтендөнья туган телләр көненә багышлап редакция хезмәткәрләре “Бердәмлек” – киләчәккә караш” дип аталган газета укучылары конференциясе оештырган иде.
Чара өлкә Халыклар дуслыгы йортында бик күркәм, җылы атмосферада узды. Очрашуга Самардан, өлкәбезнең татарлар күпләп яшәгән район үзәкләреннән мөхтәрәм кунаклар, өлкә һәм шәһәр татар милли оешмалары җитәкчеләре, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары, “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчеләре, газета язмышына битараф булмаган газета укучылары килгән иделәр.
Мөхтәрәм кунаклар — өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, тарихчы, Самар милли хәрәкәте активисты Шамил Галимов һәм башкалар чыгышлар ясадылар.
Җыелышта: “Татар газетасында рус телле материаллар урынлы булырмы?”, “Беренче» һәм «Россия» телевизион программалары кирәкме?”, ”Яшьләрне ничек итеп татар газетасын укырга өйрәтергә?”, “Бердәмлек”нең аерым интернет-версиясе халыкка кызыклы булырмы?”, “Хәзерге заман кешесен күбрәк нинди темалар кызыксындыра?”, “Газетаның тиражын үстерү өчен ни эшләргә кирәк?” кебек темаларга фикер алышу үтте. “Бердәмлек” газетасының 9 март санында конференция турында тулырак язма бастырылачак.
Алия АРСЛАНОВА.
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
Просмотров: 945