Язгы буран

getImageЯзгы буран, назга тулы буран,
Соңгы буран тәүге кышларда.
Ямьләндереп бөтен табигатьне,
Тиздән кайтыр күчмә кошлар да.

Язгы буран, оча җепшек карлар
Ашыктырып үткән көннәрне.
Күп көттермәс сайрар сандугачлар,
Белгертерләр җәйләр җиткәнен.

Кышлар, язлар, тагын матур җәйләр,
Гомерләр дә шулай үтәләр.
Үткән көннәр безне, ашыгып-ашыгып,
Көз иленә таба илтәләр.

 

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 891

Комментирование запрещено