В конкурсе «Тольятти Татар кызы-2019» выбрали лучших / Милләтебезне матурлык саклар

aho4wfrrp4o2 марта в КЦ «Автоград» (ДКИТ) города Тольятти прошел III конкурс красоты и таланта «Тольятти Татар кызы-2019». 

Городская национально-культурная автономия татар города Тольятти уже третий год проводит этот замечательный конкурс красоты среди татарочек города Тольятти. 

В этом году за звание «Тольятти Татар-кызы» боролись 7 участниц. Жюри оценивало не только внешние данные участниц. От девушек требовалось продемонстрировать знания национальной культуры, истории, обычаев и традиций татарского народа. Оценивались навыки общения на родном языке, владение вокалом, хореографией, исполнительское мастерство, эрудиция, общий кругозор, а также умение себя презентовать.  

Конкурс состоял из нескольких этапов. Вначале участницы рассказали о себе, своих достижениях и планах на будущее. Затем они исполнили колыбельные песни на татарском языке. Колыбельная является одним из старейших жанров фольклора, поется от всего сердца и с чистыми помыслами. Своим пением девушки растрогали гостей мероприятия, их голоса наполнили светом и умиротворением всех присутствующих. 

В конкурсе татарской кухни участницы продемонстрировали свои кулинарные навыки. Им необходимо было презентовать приготовленные ими традиционные национальные блюда. 

Особенностью «Тольятти Татар-кызы – 2019» стало дефиле в мусульманских платьях. Конкурсантки умело презентовали себя, показали свою грациозность и умение выглядеть стильно и сдержанно. 

В творческом этапе конкурса девушки продемонстрировали свои танцевальные и вокальные способности — исполняли народные танцы и песни. 

Каждая из конкурсанток была достойна звания «Тольятти Татар-кызы – 2019», перед жюри стояла нелегкая задача выбрать из семи достойных девушек самую лучшую. По итогам конкурса победу одержала Алсу Галямгирова, второе место досталось Диляре Усмановой, а третье – Асиле Исхаковой. Приза зрительских симпатий по итогам всеобщего голосования удостоилась Диана Иксанова, а особым призом от ГКУ СО «Дом дружбы народов» была награждена Асиля Исхакова. Каждая из участниц получила ценные призы и подарки.

te3ntbidxdq_14xofluhmowy 084cfmpdfu lvhyvb0mwdq rolt_y67fjw wxenvhwj1lq vvcxqzslik4drdsvpjf8qaho4wfrrp4o

samddn.ru

* * *

Март башында Тольяттида “Татар кызы-2019” бәйгесе уздырылган иде. Бу турыда «Самар татарлары» сайтында хәбәр булды инде. Ә бүген игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк мәкалә­не махсус “Бердәмлек” газетасы өчен шушы бәйгеләрне даими оештырып килүче, проблеманы эчтән күреп белүче Зөлфия Галиханова язып җибәргән. Рәхим итеп укыгыз.

2011 елда Чиләбе өлкә­сендә беренче мәртәбә “Татар кызы” бәйгесе оештырылуын ишеткәч тә, ”Эх, безнең Тольяттида да шундый бәйге уздырасы иде”, дигән уй башыма кереп утырды. 2014 елда, ниһаять, Тольятти һәм Самарада бу бәйгене оештырып карадык. Беренче коймак төерле була, диләр. Без күзаллаган теләкләр тормышка ашып бетмәде бугай. Берничә елдан соң Казан егетләре Самарада “Татар кызы” бәйгесе оештырып, шул ук тырма башына бас­тылар.

“Татар кызы” бәйгесе кү­ңел ачу гына түгел, ә татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен ачып күрсәтүче, гореф-гадәт­ләребезне, йолаларыбызны кире кайтаручы, телебезгә ка­рата ихтирам уятучы, бала­ла­ры­бызны иманлы итеп тәр­бияләүче чара булырга тиешлеген аңладым мин. Үткән хаталарны җентекләп тикшергәннән соң, “Татар кызы” бәйгесенең ка­гыйдәләрен камилләштердек тә 2017 елда кабат, җиң сызганып, татар кызларын барларга керештек.

Ул чарада 8 кыз катнашкан иде. Туган телебездә үзләре белән таныштырдылар, яшәгән төбәкләре турында матур гына сөйләп, залда утыручыларның ышанычын яуладылар. Ашъяулыкларга төрелгән баурсак, пәрәмәч, кош теле, гөбәдия кебек милли ашлар сәхнәбезне бизәп торды. Иҗат бәйгеләре дә тамашачыны таң калдырды. Тольяттиның “Язлар моңы” иҗат фестивале белән беррәттән “Татар кызы” бәйгесе уздыруның да файдасы зур булуын күрергә насыйп булды. Ләкин ул бәйгедә кызлар арасында хөсетлек, көнләшү кебек табигый хисләр, ярыш кызулыгы сизелеп торды. “Татар кызы-2017” дип жюри бертавыштан Юлия Гыйниятованы атады.

Шул кимче­лек­ләрне исәпкә алып, 2018 елда яңа­рыш­лар тагын да күбрәк булды. Тәрбия­ле, укымышлы, иман­лы, шул ук вакытта, заман таләпләренә дә яраклаша белгән чып-чын татар кызла­рына хас сыйфатлар — оялчан­лык, тыйнаклык та булырга тиешлеген аңлатып, бер булып көч сынашырга тәкъдим иттек. Болай эшләү, үзенә күрә, бик нәтиҗәле уен кебек булды. Шулай итеп, былтыр да, быел да кызлар ярдәмләшеп, спорт телендә әйтсәк, “чиста көрәш” алып бардылар. Берсен дә аерып әйтәсе килми, һәрберсенең чыгышы күңелгә ятышлы иде. 2018 елгы “Татар кызы” Алсу Әюпова, Самараның медицина университетында уку сәбәпле, Тольяттидан китте. Ә калганнары, ак калфакларын киеп, кызыл ленталарын тагып, “Сабантуй-2018” бәйрәменең бер бизәге булып сәхнәгә чыкканнар иде.

Быелгы бәйге тагын да эчтәлеклерәк, милли төсмер­ләргә тагын да байрак булды. Ана теле балага әнисенең бишек җырлары, әбисенең әкиятләре, сәхнәләрдән ише­телгән татар көйләре аша сеңә. Шуны истә тотып, быелгы конкурсның бишек җыр­ларыннан торган өлешен мәҗ­бүри номер итеп куйдык һәм ялгышмадык та. Кызларыбыз борынгы милли киемнәрдән чыгып, бишек җырларын тамашачының күңеленә илтеп салдылар, минемчә. Аякларына ак оекбаш, чабата кигән, күлмәк өстеннән чиккән алъяпкыч япкан кызларның, “уфалла” арбасында яткан нарасыена карап, бишек җыры җыр­лауларын тыңлаганда күп та­ма­шачыларның күзләре яшь­ләнде. Татарстаннан читтә, рус­лар арасында яшәүче чи­бәр кызлардан бишек җырын ишетү шатлык түгелмени?

Чын татар кызы үз халкының гореф-гадәтләренә тугры булып, хатын-кызлар башкарырга тиешле бөтен эшләрне дә белергә тиеш. Өсте дә һәрвакыт чиста һәм пөхтә, күңеле саф, ә намусы керсез булсын, дип тырышабыз без.

Татар кызларын сәхнәгә мендерү җиңел эш түгел, дуслар. Үткән гасырның туксанынчы елларында туган балалар арасында татар булуларын күрсәтергә теләмәүчеләр бик күп. Әле буйга җитеп кенә килүче кызларның да татарлык­лары чәчрәп тормый. Шулай булса да, соңгылары татар баласы булулары белән горурланалар. Төрле чараларда катнашырга, “вата-җимерә” булса да, татарча сөйләшергә тырышалар.

“Татар кызы” матурлык һәм сәләт бәйгесендә җиңелүчеләр юк, әлбәттә. Быелгы бәйгедә “Тольятти татар кызы-2019” исемен Алсу Галәмгирова яулап, Казанда узачак халыкара бәйгегә юллама алу бәхетенә иреште. Диләрә Усманова, Асилә Исхакова (татар гаи­ләсендә тәрбияләнеп үскән рус кызы Анастасия Бажутова) да призлы урыннарны яуладылар. Ә Диана Иксанова йөзенә нур сибеп торган елмаюы белән тамашачылар мәхәббәтенә ия булды. Аңа бүләккә “Кунакчыл сервис” өлкәсендә эшләүче Лилия Кумукова торт тапшырды. Бөтенесенә дә Тольятти татар автономиясе исеменнән ленталар, үзем тегеп-чиккән калфаклар, акчалата бүләкләр әзерләгән идек. Фәрит Хәсәнов барысына да чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Бәйгедә беренче тапкыр катнашкан Суфия Шәкүрова, Елизавета Гафиятова, Ләйсән Ханбикова да татар кызлары булуларын исбатладылар. Киләчәктә дә аларның эшләре татар мохитына бәйле булыр, дип ышанабыз. Ә бу бәйге күңелләрендә бәйрәм булып калсын иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма коми­тетыннан Ленария Мөслимова, халык­ара “Татар кызы-2019” бәйгесен оештыру комитеты вәкиле Чулпан Куртляева, Тольятти шәһәр администрациясе хезмәткәре Ирина Щёкина, Тольятти Ха­лык­лар дуслыгы йорты җитәкчесе Александр Васильев, Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар оешмасы директоры Фәр­хәт Мәхмүтов һәм башкалар да һәр бәйгечегә бүләкләр тапшырдылар. Татарстанның халык артис­ты Алинә Шәрипҗанова, халыкара конкурс­лар лауреаты Илгиз Зә­киев­ның чыгышлары да бәй­генең абруен бермә-бер күтәр­де. Тик мондый бәйгеләр исем, бүләк алу белән генә чик­ләнмичә, милләтебез үсе­шенә дә өлеш кертсә иде, дигән теләктә калабыз.

Зөлфия ГАЛИХАНОВА.

Тольятти шәһәре.

«Бердәмлек».

 


КОНТЕКСТ:

«Тольятти татар кызы -2019» бәйгесе җиңүчесе ачыкланды (ВИДЕО)

Просмотров: 1137

Комментирование запрещено