Бураннарым

s1200Бөтерелеп яуган карлар кебек,
Бөтерелә минем уйларым.
Гомерем буе сезгә соклансам да,
Бураннарым, һич тә туймадым.
 

Ак мамыктай ап-ак карга күмдең
Урамнарны, инеш өсләрен.
Бураннардай котырып дулый
Йөрәгемә тулган хисләрем.
 
Хыялдагы атка атланам да
Бураннарны узып җилдерәм.
Тирә-якта беркем юк шикелле,
Минем юлдаш бары җил генә.
 
Әй, иңлибез ап-ак урамнарны
Җил дә җитез, мин дә калышмыйм.
Рәхмәт тулы шушы шигыремне,
Бураннарым, сезгә багышлыйм.

Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Нурлаты авылы,
Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 795

Комментирование запрещено