“Сәләт-Самар” аланында кышкы смена уза

DSCN8964[1]2 мартта Самардагы “Алтын балык” ял итү һәм сәламәтләндерү лагерендә Сәләтнең кышкы сменасы ачылды.  Анда Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары (6-9 сыйныфлар) һәм Татарстаннан килгән балалар — барлыгы 52 сәлкеш ял итә.

Хәер, ял итә дип әйтү бөтенләй үк дөрес булмас, алан программасы бик тыгыз итеп төзелгән. Төшке ашка кадәр балалар дәресләрдә булса, көннең икенче яртысында саф һавада йөриләр, мастер-классларда, бәйгеләрдә катнашалар.  Татарстаннан килгән әйдаманнар төрле чаралар оештырып,  сәлкешләргә кич белән дә күңелсезләнергә ирек бирмиләр.

Сменаның әйдаманнар составы көчле. Арада “Сәләт-Самар” аланында берничә тапкыр булучылар да бар. Балаларны, Самарны сагынып килдек”, — дип сөйли сменаның директоры Булат  Вәлиуллин.

4 мартта өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов сәлкешләргә кунакка килгән иде.  Ул җирле милли оешмалар турында сөйләп, аларның эшчәнлеге белән таныштырды, әйдаманнарның сорауларына җавап бирде.

DSCN8928[1]DSCN8930[1] DSCN8941[1] DSCN8952[1] DSCN8961[1] DSCN8964[1] DSCN8976[1] DSCN8977[1] DSCN8982[1] DSCN8986[1] DSCN8988[1] DSCN8990[1]

“Сәләт-Самар” аланы тормышы, сменаның ябылу тантанасы ничек узуы турында “Бердәмлек” газетасының икенче санында укый аласыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Просмотров: 1063

Комментирование запрещено