Буран

p0103857Көйсезләнә әле бу кыш ни эшләптер:
“Кар көрә, — ди, — бераз эшләп кер”.
Улый буран, бөтен җиргә кар тутырып,
Котырына, була мени эш майтарып?

 Ни эшләмәк? Болай булса эшләр харап,
Чыдамадым, әйттем мин урамга карап:
“Әй син, буран, әллә бер дә арымыйсың?
Ник соң бераз ял итеп алмыйсың?

Урам буйлап бертуктамый чабасың син,
Әллә инде оныттыңмы чамасын, — дим. -
Без котыпта түгел, Рәсәй уртасында,
Җитәр инде, алай артык тузынма!»

 

Әлфия НУРЕТДИНОВА.

Татар Әбдекие авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 807

Комментирование запрещено