«Аның ярдәмендә йөзләгән кеше башкорт һәм татар телләрендә җырлый» — Элвин Грей турында документаль фильм чыкты (ВИДЕО)

news_24775Башкорт һәм татар эстрадасының популяр музыканты Элвин Грейга нибары 29 яшь, әмма аңа багышлап документаль фильм да төшерелгән инде.Ул «Элвин Грей: хыялга юл» дип атала.

Видеоязма «Уфа — музыка сәнгате өлкәсендәге күренекле шәхесләр ватаны. Аларның кайберләре хәтта бөтен дөньяда билгеле. Владимир Спиваков, Земфира, Юрий Шевчук — бу кешеләр үзләренең туган якларын данладылар һәм искиткеч карьера ясадылар. Башкортстан башкаласы музыка дөньясына дистәләгән талантлы башкаручылар бүләк итте. Шуларның берсе Черниковкадан чыккан гади егет булды» дип башлана.   

41 минутлык фильмның анонсында Элвин Грейның популярлык олимпына 10 елдан артык баруы сөйләнелә. Төп басым Юльякшинның  заманча текә аранжировщик булуы, ретро-җырларны яңартып, «бөтен стадионнарны җыя торган татар-башкорт эстрадасы йолдызларының берсе» икәнлегенә ясала.  

Лейбл музыкантлары Руслан Хәсәншин (Амурус), Вилдан Шәмсетдинов (Вилли), Ямиль Баймурзин (Ябай Малай) Элвин белән ничек бергә эшләүләре турында сөйли, дип яза Проуфу.ру.     

Фильм: «Аның ярдәмендә йөзләгән кеше башкорт һәм татар телләрендә җырлый башлады. Ул, чыннан да, яшь буын арасында туган телгә карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тудыра алды. Элвин Грей кечкенәдән үк үз хыялына таба бара. Ул үз юлын сайлады. Киләсе тукталыш — халыкара сәхнә. Стадионнарны җыя торган артист көч бердәмлектә дип ышана. Иң мөһиме — бергә булу һәм хыяллар тормышка ашачак» дигән сүзләр белән тәмамлана. 

matbugat.ru

Просмотров: 932

Комментирование запрещено