“Бердәмлек”не сүтүчеләр без түгел ул, без түгел…

Разия Әюпова, Радик Газизов, Тәнзилә Әһлиуллина, Талип хәзрәт Яруллин һәм Идеал Галәүтдинов.

Разия Әюпова, Радик Газизов, Тәнзилә Әһлиуллина, Талип хәзрәт Яруллин һәм Идеал Галәүтдинов.

Иксез-чиксез дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел – бер көнлек шатлыклар да, озак­ка­рак сузылган кайгылар да. Барысы да уза, күп нәр­сәләр онытыла. Тик кәгазьгә тө­ше­рел­гән һәм вакыты белән архивларга кергән язмалар гына гасырлар дәвамында сак­ланып, заман­даш­ларыбызның ихлас омтылышларын, ты­рыш га­мәл­ләрен киләчәк буыннарга илтеп иреш­терә…

Без, “Бердәмлек” хезмәт­кәрләре, гел шуны истә тотып эшлибез. Басмабызның 1500нче саны якынлашып килгәндә дә аны халык өчен фай­далырак, тарихта калырлык итебрәк үткәрергә кирәк, дигән фикерне күз алдында тоттык. Күптән инде авыл-шәһәрләрдә яшәүче хәбәрчеләребезне һәм газета укучыларын бергә җыеп сөйләшергә кирәк иде. Газета укучылары конференциясе моның өчен бик тә яхшы җирлек дип, без җиң сызганып эшкә керештек.

Редакциянең якын дусты Разия апа Әюпова кунакларны чәй белән сыйлау эшен үз кулларына алып, эшебезне бераз җиңеләйтте. Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре дә махсус стенд әзерләргә булыштылар, видео һәм фотопрезентация ясау өчен аппаратура куйдылар, иң якты, иң тантаналы залны бирделәр. Чакырылган кунакларыбыз да барысы да бер булып килергә вәгъдә иттеләр. Шулай итеп тантаналы көн килеп җиткәнен сизми дә калдык. Ә залдагы алтмыш урындыкның берсе дә буш булмавын күреп, бигрәк тә куандык. Димәк, газета халыкка кирәк һәм ул аның киләчәгенә битараф түгел.

Бөтендөнья туган тел көненә һәм газетаның 1500нче саны чыгуга багышланган конференция югары дәрәҗәдә узды, дип әйтә алабыз бүген. Тәбрикләү сүзләре, күчтәнәчләр күп булу — дулкынландырды, ГИС һәм Губерния өлкә телеви­дениеләре хәбәрчеләре хезмәт­кәрлә­ребездән интервью алганда — каушатты, “Бердәмлек”нең укучылары чыгыш ясаганда — елатты, ә чын күңелдән әйтелгән сүзләре өмет уятты… 

Газета укучылары конфе­­ренциясе “ирекле микрофон” сыйфатында оештырыл­ган булса да, утырыш башында “Бердәмлек”нең әлеге баш мөхәррире Эльмира Вар­фо­ломеева чыгыш ясап, газе­таның бүгенге хәлен тасвирлады, соңгы өч елда дөнья куйган хезмәткәрләребезне — Ис­хак Апанаев, Зәйнәп Әһ­лиуллина, Рәфгать Әһ­лиул­лин һәм Минзакир Нуретдиновны  яхшы сүзләр белән искә алып, бер минут тынлык игълан итте. Зал дәррәү торып басты һәм шушы бер минут эчендә “Бердәмлек”нең 29 еллык гомере күз алдыннан йөгереп узды сыман. Хәер, моны зур экраннан күрсәтелеп барган видеоязмадан да күрергә мөмкин иде. Аны караганда исемә гел Һади Такташ сүзләре төшә:

“Их син, яшьлек! Их син, тиле

                                   яшьлек!

Шундый кыска булып

                                  тоелдың.

Кичен чәчәк аткан булдың,

Ә таңында… Ә таңында

                      инде коелдың…”

Әнә безнең япь-яшь хез­мәткәрләр яңа гына сатып алынган компьютерларны өйрәнеп утыралар, әнә “Бер­дәмлек”нең чираттагы юбилеенда бииләр, әнә “Пресса көне”ндә йомырка салынган агач кашык кабып йөгерәләр… Бер­дәмлеклеләр уңышлар булганда канатланып, хаталар килеп чыкканда  көенеп, 29 ел буе халкыбызның өйләренә шатлык китереп торалар  бит.

Хәер, 1500нче сан ул сәгать укларының бер секундасы кебек кенә. Менә инде яңа көн килде, һәм без газетаның чираттагы 1501нче саны өстендә эшли башладык… Күпме булыр андый саннар? Ансы инде сез­дән тора, хөрмәтле укучыларыбыз. Кирәксенеп языласыз икән, газета да чыгудан тук­тамас, Аллаһы Теләсә. “Юк, ки­рәкми, без инде татарча белмибез”, — дисәгез, ихтыярыгызда…

Өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультанты Надежда Осипова бүгенге чыгышында “Бердәмлек” га­зетасының әйдәп баручы ролен билгеләп үтте. “Үзгәртеп кору еллары башында беренче булып барлыкка килгән “Бердәмлек” татар газетасы үрнәгендә башка милли басмалар да дөнья күрә башлады.  Яһүд, чуваш, мордва, азәрбайҗан, украин, башкорт газеталары барысы да башта Рәфгать Әһлиуллиннан тәҗрибә өйрәнделәр, шуннан соң үз газеталарын да ачып җибәрделәр”, — дип сөйләде.

Кыз­ганычка, шулар арасыннан тик “Бердәмлек” кенә үз укучыларын саклап кала алды һәм аның тиражы әле дә зур. Ә менә башка милли газеталар бер-бер артлы ябылдылар. Моның сәбәбе дә билгеле һәм ул киләчәктә “Бердәмлек”кә дә янаячак — типография һәм поч­та чыгымнары ел саен артып тору, ә язылучылар саны кимү нәтиҗәсендә  “кайчы” барлыкка килеп, газета чыгару өчен акча җитешми башлый.

Өлкәбездә үз акчасына татар телле сайт һәм журнал ачып җибәргән меценат, өлкә “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Шәкүровның чыгышын “ялкынлы” дип атыйсы килә. Ул шушы җитешсезлекләрне үз җилкәсендә татыган кеше буларак, проблеманың асылын белеп сөйләде. “Ни гаҗәп, ут күршебез — Ульян татарлары тормышы безнекеннән нык аерыла. Андагы ике катлы Татар мәдәнияте үзәгендә 21 методист-хезмәткәр төр­ле­дән-төрле матур чара­лар уздырып торалар, “Өмет” газетасы беркайчан да акчага кытлык кичерми, аның нигезендә әле татар китап нәшрияты да эшләп, елына берничә татар ки­табы бас­тырып чыгара. Бу милли эшләрнең  барысына да өлкә хөкүмәтеннән акча бирелә. Бер илдә яшибез кебек, ә Самара өлкәсендә милли оешмаларның хәле мөшкел”

Залда җыелган халыкны региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да сәламләп, хәерле эшебезгә фатиха бирде. Ул, “Кыйбла” кушымтасын оештыручы буларак, аның сыйфатына һәм әһәмиятенә тукталып үтте, газетага кыенлыкларны җиңеп, алга баруын теләде.

Самара татарлары тарихчысы, ә 29 ел элек “Бердәмлек” газетасының беренче санын чыгаручылар арасында булган Шамил Галимов революциягә кадәр һәм аннан соң Самара төбәгендә нәшер ителгән газета-журналлар турында сөйләде. Ул 1990 елның 3 марты да газета өчен истәлекле булуын билгеләп үтте: бу көнне “Бердәмлек” газетасын чыгару карарына өлкә башкарма комитеты кул куйган һәм шуның белән газетаны ачу буенча юридик эшләр тәмамланган.

Менә, ниһаять, көтеп алынган “ирекле микрофон” залга да төште. Алдан тәгаенләнгәнчә,  газета укучылары биш сорау­га җавап бирергә тиеш иделәр: “Бердәмлек”тә рус телендә язылган мәкаләләр, үзәк телевидение каналлары программалары урнаштыру кирәкме”, “Яшьләргә дә газета кызыклы булсын өчен ни эшләргә”, “Аерым интернет-версиясен ясаргамы”, “Хәзерге укучыны нинди темалар кызыксындыра”, “Тиражын ничек күтәреп була” һәм башкалар…

Беренче сүзне даими укучыбыз Гакыйль Әхмәтҗанов алып, газетага “Безнең авыл” дип аталган яңа рубрика тәкъдим итте. “Ә болай газета бик әйбәт: дин дә, тормыш та бар,  “Без — бергә” кушымтасы бөтен дөнья татарлары тормышын яктырта. Рәхмәт”, — диде.

Камышлы районы вәкиле булып килгән районның үзәк китапханәсе мөдире Римма Галимуллина Ильяс Гомәр улының чыгышын хуплап: “Әй­дәгез, үзебездән башлыйк. Һәр татар гаиләсе “Бердәмлек” газетасына язылып, аның тиражы күтәрелсә, редакция хезмәткәрләренә кул сузып акча сорап йөрергә туры кил­мәс иде. Алар үзләрен тулысынча иҗат эшенә багышлап, газетаның сыйфатын тагын да күтәрү өстендә эш­ләрләр иде. Өлкә, район администрацияләре дә халык арасында агарту эшләре алып барсын, почта хезмәткәрләре дә шушы эшне аңлап эшләсен иде. Ә сезгә, бердәмлеклеләр, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт”, — дип, ачынып сөйләде.

“Яктылык” татар мәктәбенең татар теле укытучысы Фәния Гыйлаҗеваның чыгышы, дөре­сен генә әйткәндә, оптимизм тудырмады: “Укыту стандартлары программасы милли телләрне кысрыклап чыгара бара. Элек өлкән сыйныфларда татар телен — ике, әдәбиятын ике сәгать укыткан вакытта без укучыны газета һәм журналлар белән таныштырырга мөмкинлек таба идек. Ә хәзер чыгарылыш сыйныфларында “Татар матбугаты” темасына багышланган бер генә дәрес калды. Балаларга туган телебезне, мәдәниятебезне мәк­тәптән тыш чараларда өйрәтергә туры килә. Мин шушы трибунадан ата-аналарга мөрәҗәгать итәм: язылыгыз “Бердәмлек” газетасына, ул бик зур эш эшли. “Балалар почмагы”ндагы бөтен мәкаләләрне бергәләшеп укыгыз, өйдә гел татарча сөй­лә­шегез”, — дип бик зур теманы күтәрде.

Әйе, әдәби татар телен белмичә үскән балалар мил­ләтебезнең киләчәге була алыр микән? Менә Похвистнево рай­онының Мәчәләй авылында яшәүче хәбәрчебез Шамил абый Мамышев та авылларның бетә баруын билгеләп үтте. Ә уйлап карасаң, авылларда гына татар телен камил белүче шәхесләр үсә дә бит. Әнвәр Давыдов, Зыя Ярмәки, Рөстәм Мингалим һәм башкалар шу­ның дәлиле булып тора. Шамил әфәнде: “Чын күңелемнән өч-дүрт бөртек кенә калган “Бердәмлек” хезмәткәрләренә рәхмәтләремне әйтәм. Алар кебек телне камил белүчеләр юк дәрәҗәдә. Менә зур-зур Сабан туйлары үткәрәбез, иганәчеләр дә, хөкүмәт тә анда акчаны күп итеп бирә. Әйе, бәйрәмнәрне яратабыз без. Ә шунда, аз гына булса да, “Бердәмлек”кә дә ярдәм булсын дип, ярышта җиңүчеләрне газетага яздырсак, тагын бер савабы булыр иде. Авылларыбызга кайткач, мәчеттә, клубта, мәктәпләрдә бу турыда гел сөйләргә кирәк. Без газетабызга тик шулай гына ярдәм итә алабыз”, — дип бик тә файдалы фикер әйтте.

Заманында “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы булган, әле дә “Туган тел” җәмгыяте, “Ак калфак” хатын-кызлар оеш­масы активисты Асия апа Шәймарданованы кем белми? Ул бу юлы да тарихка кереп калырдай тәкъдим белән чыкты. Алты еллар чамасы элек ябылган “Азан” газетасы үрнәгендә, беренче биттә, “Бердәмлек” исеме астында: “Газетаның беренче баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин” дигән сүзләр язып куярга тәкъдим итте. Зал моны алкышлар белән каршы алды. Һәм без дә бу тәкъдимне хуп­лап, 1501нче саныбызда ук аның тәкъдимен тормышка ашыр­дык.

Похвистнево районының Га­ли, Венера авыллары вәкиле  Ил­­һамия Кәримова да Шамил ага Мамышевның тәкъдимен хуп­лап, җирле “Ак калфак” оешмасы шушы көннән башлап юбилярларга “Бердәмлек”кә язы­лу бүләк итәчәк, дип белдерде. Ә хатын-кызларга дин сабак­лары укытучы Мәрбия Сафина биш мең сум акчаны шушы конференциядә үк чыгарып бирде.

Өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия Әюпова Рәфгать Нәбиулла улы каза­нышларының иң кыйммәтлесе – коллективында эшләгән һәр кешене профессиональ журналист дәрәҗәсенә үстерү иде, дип атады. Әйе, без барыбыз да Әһлиуллиннар мәктәбен үткән кешеләр. Зәйнәп апа безне хатасыз язарга, ә Рәфгать абый җөмлә төзелешенә һәм төп фикерне ачып бирү осталыгына өйрәттеләр. Менә Ра­зия апа Әюпова да алардан өйрәнеп, газетага матур-матур мәкаләләр яза башлаган иде. Ул биредә рәсми очрашу дип тормаган, кызлары Наилә һәм Галия белән бергәләшеп 4 килолы торт күтәреп килгәннәр, кунакларыбызның барсына да җитәрлек итеп өчпочмаклар пешергәннәр. “Ак калфак” җәм­гыяте оештырган бө­тен чаралар турында да җентекләп язып, “Бердәмлек” татар йолаларын, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертә”, -  диде ул ахырда.

Рәфгать Әһлиуллинның кы­зы Тәнзилә дә сүз алып, әти­сенең “Бердәмлек” газетасы өчен борчылып, кайчан да булса, татарларны берләштерүче көчләр табылып, газетаның үсеп китәчәгенә өмет белән яшәгәне турында сөйләде. “Рәх­мәт, “Бердәмлек”тә эш­ләү­челәргә. Сез берләшеп әти­нең эшен дәвам иттегез”, — дип әйтте.

Чарага “Бердәмлек” газетасына язучылар гына түгел, әбүнәчеләребез дә килгән иде. Суфия һәм Хасиятулла Ягоферовларның кызы, кияве һәм киявенең сеңлесе юл һәлакәтендә һәлак булгач, ә оныгы яралангач, җаннарын кая куярга белмичә, редакциягә килгәннәр иде. “Рәфгать абый, Эльмира безне психологлар кебек тынычландырдылар, бәлабезне тыңлап, бик матур мәкалә язып чыгардылар. Шуннан соң безне белгән дә, белмәгән дә кешеләр шалтырата башладылар. Әллә инде без кайгыбызны сөйләп тараттык, әллә халыктан ярдәм күрдек, ләкин әрнүләребез бераз басылды кебек. Һәлакәттән яраланып калган оныгыбызга берничә операция ясаткач, ул да тулысынча савыкты, университет тәмамлады, хәзер юрист булып эшли инде. Рәхмәт сезгә, “Бердәмлек” хезмәткәрләре, бик зур эш эшлисез”, — дип сөйләде. Әйе, андый кайгы да булган иде шул бездә…   

15 ел буе Губерна думасы депутаты булып эшләгән Гомәр Вәлитов балаларның татар телендә укымавына борчылды: “Беренчедән, ана те­лендә укый белмиләр, ә икенчедән алар барысы да интернетта утыралар. Димәк, интернетны да уздырып, газетадагы мәкаләләрне матур итеп урнаштырырга, алар зур булмаска һәм көнүзәк темаларга язылган булырга тиеш. Мәсәлән, яшьләр мохиты, социаль тормыш, пенсияләр, торак хуҗалык проблемаларын күтәрергә кирәк. Шул вакытта газета укучылары артачак”, — дип сөйләде.

“Бердәмлек” газетасының Ка­мышлы районы буенча үз хәбәрчесе Фәния Кәримова тәүге шигырьләрен газетада бастырып, Рәфгать Нәбиулла улы аңа юл күрсәтүен исенә төшерде. Бүген инде ул биш китап авторы, гомере буе “Камышлы хәбәрләре” газетасында эшләп лаеклы ялга чыккан тәҗрибәле хәбәрче. Фә­ния ханым: “Бердәмлек” газетасын бетермәү өчен тырышырга кирәк. Газетасыз калсак — татарлар үзара элемтәсез калган кебек  булачак”, — диде. Шулай  булмасын өчен “Бердәмлек” мөхәррире аңа фотоаппарат бүләк итеп, “Бердәмлек” белән хезмәттәшлеге озак елларга сузылсын, дип теләде.

Газетаны оештыручылар арасында булган “Туган тел” оешмасы ветераны Азат абый Надиров баланың нинди гаиләдә, нинди мохитта яшәвенең мөһим булуын әйтеп үтте. Кыз һәм егетләр үзләренә пар сайлаганда аңлы рәвештә татар гаиләсе төзергә тырышсыннар иде, диде.

“Дуслык” җәмгыяте президенты киңәшчесе Идеал Га­ләүтдинов, конференция­не йомгаклап, өстә аталган мәсьә­ләләр буенча үз фи­кер­ләрен дә әйтте, милли мәсьәләләрне чишүдә хөкүмәт ролен дә билгеләп үтте. Ул Президент Владимир Путинның сүзләрен кабатлады: “Для России — с ее многообразием языков, традиций, этносов и культур — национальный вопрос, без всякого преувеличения, носит фундаментальный характер. Любой ответственный политик, общественный деятель должен отдавать себе отчет в том, что одним из главных условий самого существования нашей страны является гражданское и межнациональное согласие…»

Әлбәттә, зур булмаган җыелышыбызда андый ук фундаменталь мәсьәләләр чишә алмас идек. Ләкин губернатор Дмитрий Азаровка мөрәҗәгать язып, “Бердәмлек”кә ярдәм сорау мәсьәләсен хәл итәргә тырыштык. Моны хуплап, залда утыручылар, бертавыштан кул күтәрделәр.

Разия Әюпова, Радик Газизов, Тәнзилә Әһлиуллина, Талип хәзрәт Яруллин һәм Идеал Галәүтдинов.

Разия Әюпова, Радик Газизов, Тәнзилә Әһлиуллина, Талип хәзрәт Яруллин һәм Идеал Галәүтдинов.

IMG_0270

Алгы планда — Илһамия Кәримова һәм Хәмзә Мортазин.

IMG_0318

Эльмира Варфоломеева (сулда) һәм Фәния Гыйлаҗева.

IMG_0299

Шамил Галимов (сулдан уңга), Надежда Осипова, Талип хәзрәт Яруллин һәм Ильяс Шәкүров.

IMG_0320

Шамил Мамышев.

ягоферова

Суфия Ягоферова.

Зур, бик зур көч-куәт алдык без бу конференциядән. Җыелышта катнашкан газета дусларының тәкъдимнәрен истә тотып, тагын да тырышыб­рак  эшләргә, дөньяда соңгы татар калганчы газета чыгарырга карар кылдык.

Утырыш Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тә­мамланды. Ә аннан алдарак Рәфгать Нәбиулла улының кә­газьләре арасыннан килеп чыккан язучы-прозаик, драматург Рабит Батулланың “Бер­дәмлек” газетасының 5 еллык юбилеена язган багышлавын халыкка җиткердек. 25 ел элек тә Самара татарлары алдында шул ук проблемалар торган икән. Батулладан да яхшырак әйтеп булмас, сез дә, хөрмәтле уку­чыларыбыз, укып карагыз әле:

“Бердәмлек” — гади сүз түгел,

Тирәннән ага Идел.

“Бердәмлек”не сүткәннәре

Без түгел ул,

Без түгел!

Идел үрләргә акса да,

Онытачак без түгел!

Самар туганнарыбызга

Омтылып кала күңел.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Самарда “Бердәмлек” – киләчәккә караш” дип аталган конференция узды

Просмотров: 1138

Комментирование запрещено