Картайсыннар әйдә еллар, картаймасын бары күңел…

image (4)Камышлыда яшәүче Әхмәтгали Әхмәт улы Хәлимовны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

1949 елның мартында Камышлы авылында яшәүче Әхмәт ага һәм Шәмсафа апа Хәлимовларның гаиләсен тулыландырып, дөньяга баһадирдай беренче уллары туа. Мулла чакыртып, аңа Әхмәтгали дип исем куштыралар. Малайның балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килә, юклык белән үсә. 8 сыйныфны тәмамлагач, авылындагы МТСка   механизаторлыкка укырга керә. Кулына дипломын алгач, 1966 елда «Мир» колхозына  эшкә урнаша. Шулай итеп гомерен тимер атка багышлый.

1968-1970 елларда ир-егет Әфганистан чигендә ефрейтор булып хезмәт итә. «Чик буе гаскәрләре отличнигы» билгесе белән бүләкләнә. Әти-әнисе күз карасыдай улларын сагынып көтеп алалар.  Уңышлы гына хезмәт итеп кайткач,  янә үз колхозына эшкә чыга.

Егет сөйгән яры буласы сылу кызны беренче тапкыр төшендә күрә. Аннан нәкъ шушы төшендәге Асияне ул кинодан кайтканда очрата һәм озата бара.  Ике арада да мәхәббәт ялкыннары кабына. 1970 елның 9 августында яшьләр никахлашалар, гөрләтеп туй уйныйлар. Балалары Эдуард, Салават, Алисә дөньяга  аваз салалар.

Әхмәтгали аганың хезмәт кенәгәсендә бары бер вазифа – механизатор.  Иртә таңнан караңгыга кадәр тракторда эшләгән абзый шул ул. Купме җирләр сөрелгән, ашлыклар чәчелгән, икмәкләр җыелган, алардан күпме ризыклар пешерелгән — санап бетергесез… Эшен җиренә җиткереп эшләгән ир-ат күпме Мактау кәгазьләре, акчалата, икмәкләтә премияләр алган… Бүгенге көндә дә үзе эшләгән тимер атын бик сагынып искә ала ул.

2005 елда Әхмәтгали Әхмәт улы лаеклы ялга китә. Бик матур, тату яшиләр Хәлимовлар. Төп йортта гомер иткәнгә күрә, ике якның туганнары да бәйрәмнәргә, эштә ярдәмләшергә даими аларга кайтып торалар.

Әхмәтгали ага мәчеттән ерак яшәми, шуңа да һәр көнне биш тапкыр азан тавышын ишетеп тора.  Олыгаеп киләсен аңлап, инде менә ун елга якын гыйбадәтханәгә биш вакыт намазга йөри. Хәзер инде азанын да үзе әйтә, мәчетнең мөәзин һәм сәркатиб вазифаларын башкара. Тормыш иптәше Асия апа белән  бинаны җыештырып  та торалар.

Хәлимовлар балалары, оныклары белән саф татар телендә сөйләшәләр, өлкәбезнең «Бердәмлек» газетасын да бик яратып укыйлар.

imageimage (3) image (1) image (2)image (4)

Авылдашлары исеменнән Әхмәтгали аганы 70 яшьлек юбилее белән котлыйм. Сау-саләмәт булып, Асия апа белән иман байлыганда, тигезлектә озак еллар, тирән картлыкка кадәр яшәргә насыйп булсын.

Җитмеш бит ул — җитмеш кенә,
Туксан түгел, йөз дә түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел.

Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен 
Оныкларың гөрләп үссен.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1054

Комментирование запрещено