“Лаеклы хезмәтегезгә сокланам”

zbW6QEh-F40Самара өлкәсенең хатын-кызлар бер­леге инициативасы белән ел саен “Ел ха­тын-кызы” номинантларын бүләкләү ча­расы уздырыла. Быел бу бү­ләк­кә 50 хатын-кыз лаек бул­ды. Бүләкләнүчеләр арасында иҗтима­гый эш белән шө­гыльләнүчеләр һәм финан­систлар, табиблар һәм укы­тучылар, җир­лек башлыклары һәм хәрбиләр… Алар­ның һәр­берсе үз өлкәсендә уңышлы эш­ләүче профессионаллар һәм, шул ук ва­кытта, аналар, әби­ләр, сөекле хатыннар да…

Губернатор Дмитрий Азаров хатын-кызларны котлап, туган ягыбызны һәм якташларыбызны яратулары өчен рәхмәт белдерде. “Өлкәбез эзлекле рәвештә үссен өчен сез бик күп эшлисез, бездән алда яшәгән буыннар туплаган белемне, тәҗрибәне кадерләп саклап, шуңа нигезләнеп алга атлыйсыз. Сезнең хезмәтегез, җаваплы булуыгыз, яхшылыгыгыз белән сокланам. Тормышыбызны көннән-көн яхшыртып торуыгыз өчен рәх­мәтләремне белдерәм”, — диде.

Менә бит, безгә, хатын-кызларга, күп тә кирәкми, губер­наторның игътибары һәм җылы тәбрикләве дә йөрәкләребезгә май булып ята. Хатын-кызларга шун­дый зур бәя бирүе үзе ни тора! Бу сүзләр барыбызга да тагын да җаваплырак булырга, тырышыбрак эшләргә этәргеч булачак, дип уйлыйм.

Җыелышта татар һәм башкорт мил­ләтендәге хатын-кыз­лар да бар иде — Таисә Га­ләүтдинова, Наилә Тимербулатова, Гүзәл Сафина, Сә­лимә Краснова-Игенбетова, Рәүдә Шәймарданова, Ро­залия Абҗәлимова һәм мин үзем. Шу­лай ук чарада мөф­тиебез Талип хәзрәт Ярул­лин һәм “Прогресс-В” төзү ком­паниясе президенты Вазыйх Мө­хәммәтшин да кат­наш­тылар. Безне, татар хатын-кыз­ларын, онытмаган өчен губернатор адми­нистрациясенә рәх­мәт­ләребезне җит­керәбез.

zbW6QEh-F40

Өлкә губернаторы Дмитрий Азаров 8 Март бәйрәме белән дә тәбрикләп, барыбызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, мәхәббәт һәм күңел тынычлыгы теләде.

“Ак-калфак” өлкә хатын-кызлары оеш­масы җитәкчесе буларак, мин дә губерна­торның тәбрикләүләренә кушылып, ха­тын-кызларыбызга иң җылы теләкләремне җит­керәм.

Разия ӘЮПОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1075

Комментирование запрещено