Хатын-кызсыз бу дөньяның
Бер яме калмас иде,
Ир-егетләрнең йөрәге
Утларда янмас иде.
Хатын-кызсыз җир шарында
Тормыш та булмас иде,
Шагыйрьләрнең йөрәгендә
Шигырьләр тумас иде.
Хатын-кызсыз зәңгәр күктә
Кояш та сүнәр иде,
Күз күрмәслек караңгылык
Җир йөзен күмәр иде.
Сез булганда гына безнең
Күңелләрдә яз була,
Яшәүгә дәрт, йөрәкләргә
Кочак-кочак наз тула.
Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы, Челно-Вершины районы.
Просмотров: 1132