Камышлыда яшәүче Әхмәтгали Әхмәт улы Хәлимовны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
1949 елның мартында Камышлы авылында яшәүче Әхмәт ага һәм Шәмсафа апа Хәлимовларның гаиләсен тулыландырып, дөньяга баһадирдай беренче уллары туа. Мулла чакыртып, аңа Әхмәтгали дип исем куштыралар. Малайның балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килә, юклык белән үсә. 8 сыйныфны тәмамлагач, авылындагы МТСка механизаторлыкка укырга керә. Кулына дипломын алгач, 1966 елда «Мир» колхозына эшкә урнаша. Шулай итеп гомерен тимер атка багышлый. Читать полностью