Әниләр һәм бәбиләр…

8 мартӨлкә Халыклар дуслыгы йортында “Әниләр һәм бә­биләр” дип аталган чара узды. Халыкара хатын-кызлар кө­ненә багышланган бәйрәм кичәсен өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте ярдәмендә “Шат­лык” татар балалары клу­бы оештырган иде.

Иң элек чарага җыелган әниләрне, кыз балаларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров котлап, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмнең төп өлеше интерактив уен формасында оештырылды. Балалар әти-әниләренә кызыклы биремнәр әзерләп килгәннәр иде. Алар, ике командага бүленеп, биремнәрне үтәргә керештеләр. Моның өчен татар телен белергә кирәк иде. Алып баручылар Илмира Мәҗитова һәм Дамир Шәрәфетдинов : “Татар телендә җавап биргән командаларга өстәмә балл бире­ләчәк”, — дип кисәтеп куйдылар. Әйтергә кирәк, әти-әниләр бу шартны лаеклы үтәделәр.

Иң элек алар үзләре, гаи­ләләре белән таныштырып үт­теләр. Арада күпбалалы ата-аналар да бар иде. Мә­сә­лән, Лилия һәм Илшат Мәкъ­сү­тов­ларның — биш, ә Венера һәм Рөстәм Насыйровларның өч балалары үсеп килә. Ике гаиләдә дә балаларга милли тәрбия бирелә, сабыйлар ана телендә камил сөйләшәләр. “Татар телен­дә­ге мульт­фильм­нарны өлкән балаларыбыз да,  өч игезәк кызы­быз Равия, Кадрия һәм Камилә дә бик яратып карыйлар”, — дип уртак­лашты Лилия ханым. Аның сүзен дәлилләп, кызы Алия бәйрәмдә бик матур итеп Йолдыз Шәрәпованың “Әни сүзе” шигырен укып күрсәтте.

Алсу Мәкъсүтова, Айдар Газизуллов, Таһир Насыйров, Наилә Әхмәтҗанова да бик матур итеп та­тарча сөйләшәләр, ә Даша Капитонова һәм Марат Шәй­хетдинов активлыклары белән алдыралар. Хәтта дүрт яшьлек Алинә Монасыйпова да алардан калышмый.

8 март

Икенче биремдә әниләр өрәкләр булып киенгән балалар арасыннан үзләренекен танып алырга, сабыйлар хәрәкәт белән тасвирлаган әйберләрне  атарга тиеш иделәр. Ә әтиләр өчен аерым бирем дә булды — 8 Март уңаеннан тормыш иптәшләренә котлау сүзләре әйтү буенча бәйге оештырылган иде. Уен-көлке белән үрелеп барган чара бик җылы атмосферада узды. Соңыннан балалар әниләренә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм “Шатлык” клубы әзерләгән бү­ләкләрне өләштеләр.

- “Шатлык” татар балалары клубында һәм өлкә “Туган тел” татар җәм­гыятенең “Сабыйлар” түгә­рәгендә шөгыльләнүче нәни милләттәшләребез һәм алар­ның әти-әниләре катнашында шундый чаралар оештыру матур гадәткә әверелде. Бу кешеләрне дуслаштыра, балаларын тәрбияләү буенча тәҗрибә алышырга яр­дәм итә. Бездә бик матур гадәт бар — бәйрәм өстәлен бергә­ләшеп әзерлибез, чәй эчкәндә, милли тәрбия темаларына фикер алышабыз, — дип сөй­ләде “Шатлык” клубын оештырган Алия Арсланова һәм бәй­рәмне оештыруда, уздыруда яр­дәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 955

Комментирование запрещено