Әниләр — безнең хәзинә

2018-01-16_174314Әниләр — безнең хәзинә,
Җанга салынган бүләк.
Саклап тотыйк әниләрне,
Алар безгә нык терәк.
 

Аналарның үткәннәре
Карашыннан сизелә.
Бала кочкан һәр ананың
Йөзеннән нур сибелә.
 
Ефәк тукымадай нәфис
Аналарның күңеле.
Дәрьядай мул, тулы булсын
Һәр ананың гомере.
 
Аналар бәхетен урламыйк,
Кайгыртыйк без аларны.
Гомер юлы йөз басмалы,
Тагын булсын дәвамлы.
 
Җир йөзенә тудырганнар
Олы җанлы аналар.
Сез — тармагы, без — тамыры,
Чәчәк кебек — балалар!
 
Бәйрәмнәр үтә торсыннар,
Күңелләр картаймасын.
Иң мөһиме — исәнлектән
Аллаһы аермасын!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 831

Комментирование запрещено