8 март — чәчәкле яз бәйрәме!    

20190308_160717

Хатын-кызларга багышланган бәйрәм уңаеннан Яңа Ярмәк авылы клубында музыкаль кичә уздырылды.

Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Яз күңелнең иң нечкә кылларына кагылып утә, иркәли, дөньяга-яшәешкә өмет сулышы өрә, яхшылыкка өнди. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кызлар да җиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнәр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң ачык төсне тапканнар, тылсымлы планеталарга һәм күңелне жилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр.  

Хатын-кызларга багышланган бәйрәм уңаеннан без дә авыл клубына җыелдык. Биредә зур концерт оештырылган иде. Исаклыдан кайткан җырчыларыбыз Флюра апай Хәлиуллина белән Александр Мамонов безгә матур җырларын бүләк иттеләр. Александр Владимирович рус егете булса да, татарча җырларны да бик моңлы итеп башкарды, русча җырлары да тамашачыларны дәртләндерде. Башкаручыларның дәртле җырларына хәтта тамашачылар да биергә чыктылар.

Шулай итеп матур-матур җырлар җырланды, биюләр биелде. Авылыбызның һәвәскәр артистлары да концертта чыгышлар ясадылар. Гөлчәчәк Гыймаева, Рәмзия Мифтахова, Гөлсинур Гафурова, Юлия Шакирова матур җырлар әзерләгәннәр иде. Биюче кызларыбыз Ләйсән Фәйзуллина, Юлия Шакирова, Алисә Госаинова, Ираида Шәйхетдинова, Аделина Хәмидуллина төрле-төрле биюләре белән тамашачыларны куандырдылар. Кызык күренешләрдә Тамара Хәмәдиева, Рузалия Гафурова, Асия Җәләева, Гөлчәчәк Гыймаева катнаштылар. Бишенче сыйныф кызлары да әниләргә багышлап җыр башкардылар.  

Бәйрәм кичәбез сый тулы өстәлләр тирәли дәвам итте. Хатын-кызларыбыз музыкаль тамашадан күтәренке күңел белән таралыштылар, Исаклыдан кайткан җырчы кунакларга аеруча рәхмәтле калдылар, тагын концерт белән килүләрен соралдылар.

20190308_14250320190308_143039 20190308_144144 20190308_144641 20190308_150054 20190308_150437 20190308_151716 20190308_154917 20190308_155658 20190308_155828 20190308_160015 20190308_160032 20190308_160046 20190308_160236 20190308_160709 20190308_160717

Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Ихлас күңелемнән сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, язгы кояштай ягымлылык, сөйкемлелек, күңелләрегезгә яз җилләредәй җылылык, мәрхәмәтлелек, сабырлык, гаиләләрегезгә тынычлык, тигезлек, иминлек, тормышыгызда, эшләрегездә зур уңышлар, барлык хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калам. Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын. Йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире А.Г.ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

Просмотров: 980

Комментирование запрещено