Элек туйларга куана идек, хәзер мәет озатабыз…

iМәчәләй авылында җыелыш уздырылды. 2018 елда бик күп үзгәрешләр булды.

Авыл картая бара, безнең поселениеда бүгенге көндә 1950 кеше яши. Мәчәләйдә — 1195 кеше, Первомайск авылында — 614 кеше, Үрнәк авылында — 141 кеше.

1950 кешедән эшли ала торганнары — 990 кеше, 1003 – хатын-кызлар һәм 947 — ирләр. Балалар — 315 кеше.

Яшьләр шәһәргә китәләр, авылдашлар балаларын шәһәргә озатырга тырышалар, бәхетле тормыш булсын дип.

2014 нче елда 2245 кеше булса, бүген 1950 кеше калган.

Безнең авылда — күп балалы гаиләләр, дип әйтсәк, алар 23 гаилә генә.

Өч балалылар — 13, дүрт балалылар — 6, биш балалылар — 2, алты балалылар — 2.

Үлүчеләрнең саны, туучыларга караганда,  күбрәк:

2014 елда 36 кеше үлгән, ә 23 бала туган.

2018 елда 34 үлгән, ә 7 генә бала туган.

Бу күренешләр безне борчуга сала. Авылда элек көн дә туйлар уйнавын карап, шатлана идек, ә бүген авылдашларыбызны ахыргы юлга озатканнарын гына күреп, елап калабыз.

Статистика буенча, эшсезләр бик аз, дип сөйләнәләр, ә бит эш урыннары булса иде, авылны саклап калыр идек. Кызганыч ки, бүген без барысын да яхшы дип күрсәтеп кенә яшәргә өйрәндек. Ә тирәнрәк уйласак, еларга туры килә, шушындый дәрәҗәгә җиткерделәр безне бүгенге җитәкчеләр.

Безнең бәхеткә, авылның эшкуарлары бар әле -  “Восток” оешмасы җитәкчеләре — Ринат Зәйнулла угылы Искәндәров һәм Хәлиулла Хәмит угылы Мамышев.

Алар кыш буе урамнарны, мәсҗидләрне арчып торалар. Җәй көннәрендә юлларны, тыкрыкларны чистарталар, матурайталар. Чүп-чарны чаптыралар.

2011 елда 915 гектар җирне арчып-чәчеп, бүгенге көнне 2286 гектарга җиткерделәр. Үткән елда — 28,9 ц\га җыештырып алдылар һәм халыкка да бүлделәр — кемгә май, кемгә ашлык.

Безнең поселениеда- 2017 – 2018 елларда — 22 бала. Балалар бакчасында үсәләр, 1,5 – 7 яшькә кадәр. Матур, ремонтлаган бинада рәхәтләнеп укыйлар, уйныйлар.

Мәктәптә — 31 бала. 2018 елда яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.

Мәчәләйдә спортка да зур әһәмият бирүчеләр күп.

Безнең футбол командасы 1нче, 2нче урыннарны яулап тора. Кышын футболчыларыбыз  “Мочалеевские зори”  исемле бәйрәм үткәрәләр.

Авылдашыбыз Фәхретдин Канюкаев гел булышып тора: Сабан туе, шашкалар буенча турнир һәм башка чаралар уздыра.

Зиратларны чистартуда, ремонтлауда картларыбыз да бик актив катнашалар.

Үткән елда  1 миллион 578 мең сум акчага Советлар урамындагы юлларны (2160 м)  ремонтладылар.

Программа буенча, паркта матур юллар салдылар, эскәмияләр куйдылар, яңа койма ясадылар, фонарьлар урнаштырдылар. Бик матур килеп чыкты.

Авыл яши, авылдашлар йортларын, коймаларын матурайтырга тырышалар, яңа мунчалар салалар.

Җәй көннәрендә авылга, әби-бабаларына, рәхәтләнеп ял итәргә бала-чагалар кайталар.

Булдыклы ирләр авылда да гөрләтеп яшиләр. Балалар үстерәләр. Шәһәрдә дә бәхет өеп куймаганнар. Яшьлекләрен кысрык, тынчу бүлмәләрдә, иза чигеп, уздыралар.

Авылның киләчәге бар, дип ышанабыз.

 

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1322

Комментирование запрещено