Язларда тугангадыр инде!..

image (1)Иртәгә, 15 мартта, «Самар татарлары» сайтының актив хәбәрчесе, күп еллар Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире вазифасын башкарган Рузалия Мөхтәр кызы ГАФУРОВА үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Язлар белән назлар килсен безгә

Менә күптән көткән яз айларына да исән-сау килеп җиттек. Язны бар кеше дә ашкынып көтә дисәм, бик тә дөрес булыр.

Яз килә, яз килә!
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.

Тамчылар гына тамып калмый. Тереклек җанлана, табигать уяна. Кояш ничек елмая, күрегезче бөтен дөнья нурга төрелгән! Челтер-челтер ерганаклар ага, сыерчыклар да кайтып үз ояларын тапканнар, матур итеп сайрыйлар, кара каргалар да куаналар — җирдәге калган җимнәрне эзләп, урамнар тутырып йөриләр. Агачлар бөреләнә, һавасы ни тора, һавасы – саф, иркен, чиста! Балалар чыр-чу килеп ерганакларда көймәләр йөздерәләр…

Шулай әкрен генә тормыш дәвам итә.

Яз ае – хатын-кызларыбызның бәйрәме белән башлана.  8 март - яз бәйрәме бит ул, гүзәллек билгесе. Безнең барлык хатын-кызларыбыз да бит дөньяга яңа тормыш бүләк итә. Әниләрдә, апаларда, сеңелләребездә бит бөтен күңел җылысы. Кем соң үтә дә түземле, иң гүзәле, иң ягымлысы? Әлбәттә, әниләребез. Йомшак куллары белән баштан кем сыйпап бөтен уйларны да, начарлыкларны да тарата ала — тик ана кеше генә.

Чынбарлыктан аз гына читкәрәк киттем. Югыйсә Рузалия апабызга чиксез рәхмәт әйтергә генә исәпләгән идем…

Әниебез вафат булганда миңа 12 яшь, Рәфис абыема 17 яшь иде. Апабыз безне карап-тәрбияләп үстерде. Авырсынмады, «сез миңа кирәк түгел», дип хөкүмәткә дә тапшырмады. Элгәре балалар караганга әлеге кебек акча түләү дә юк иде.

Абый да, мин дә техникумнарда укып, белемнәр алдык. Абый Куйбышев шәһәрендәге радиотехник техникумын, мин Сергиевскида зоотехникка укыдым.

Шофер таныклыкларына да укыдык. Апайга мин аерым рәхмәт әйтәсем килә: Лениногорскига җибәреп, электриклар курсында белем алдырганы өчен. Шул таныклык белән әлеге көндә дә эшләп йөрим.

Әлеге дә баягы, акча ягы тыгыз иде. Апай үзе дә яшь, балалары да кечкенә иде. Ул үзенең сабыйларын да, безне дә, җил-давыл тидермичә, үз балалары белән тиң карады. Кирәк чакта ачулана да, назлый да, иркәли дә белә иде.

Мин хәзер генә аңлыйм, апайга ничек авыр булганын. Бер дә сукранганын хәтерләмим, бер дә тик торганын белмим мин аның.

Аллаһының рәхмәтендә бул, апам! Барысы өчен дә сиңа мең-мең рәхмәт. Армиягә озатулар, туйлар ясап, зур тормыш юлына бастырулар… Язып бетереп тә булмый.

Озын сүзнең кыскасы… Иртәгә безнең Рузалия апабызга 60 яшь тула! Апай, сине гомер бәйрәмең белән! Исәнлек, тынычлык, барлык хыялларың тормышка ашсын, гаиләңдә яхшылык һәм шатлык хөкем сөрсен. Балаларың, оныкларың, туган-тумачаларың, дус-ишләрең белән шатлык-куанычта яшәргә, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күрергә Ходаем насыйп итсен.

Сине яратып, хөрмәт итеп Бакай авылыннан иркәң-энең Илһам САФИН гаиләсе белән. 

* * *

          Язларда тугангадыр инде!

Тыйнак, акыллы булганга
Үз итте сине җаным.
Туган көнең котлы булсын,
Хөрмәтле Рузалия ханым.
Кышкы салкын суыклар үткән, яз җиткән,
Җылы кояш көлә күктән.
Шушы чорга бизәк булып
Синең туган көнең җиткән.
Гүзәл мизгел, көздән, кыштан
Җыйнап күркәм сыйфатларны,
Хак Тәгалә бу җиһанга
Тудырган синдәй затларны.

Безнең Рузалиябез гади, гадел, ихлас, тыйнак, рәхимле, тыныч, сабыр һәм бик уңган, тырыш ханым. Бер ялгызы дүрт бала тәрбияләп үстерде: ике кыз, ике малай. Кызлары югары белемлеләр, үз гаиләләре белән тормыш алып баралар: эшлиләр, балалар үстерәләр.

Зур улы Рузил армия сафларында хезмәт итә, Мәскәү шәһәрендә. Камышлыдагы техникумда укып, диплом алып китте. Ә кече улы Данил әлегә  7 сыйныфта укып йөри. Әнисенең уң кулы ул, бөтен эштә дә ярдәмче.

Нинди генә эшләрдә эшләргә туры килми безнең Рузалиябезгә. Колхозлар заманында бухгалтериядә кассир булып та эшли, аннан соң заправкада — склад җитәкчесе, мәктәптә — пешекче, үлчәүче, 2002-2017 елларда клуб мөдире вазифасын башкара. Хезмәт ветераны исеме дә бар аның. Кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп, тырышып башкарды шул ул. Хәзер инде балаларның сөекле әнисе, оныкларының, кияүләренең яраткан әбисе лаеклы ялда.

Кич җитте исә, ашкынып иптәшләре белән «скандинавия йөрешен» башкаралар - таяклар белән урамда йөриләр, җомга һәм шимбә кичләрен волейбол уйнарга да өлгерә ул. Кышның озын кичләрендә ашка да йөрергә, лото уйнарга да вакыт таба. Бер дә картаерга исәбе юк әле аның. Тормышы-көнкүреше әйбәт: суы да, бәдрәфе дә өендә. Рәхәтләнеп  яшә дә, яшә генә.

Яз айлары җитү белән тавыклар, үрдәкләр, казлар үстерә. Җәен бакчада да эш җитәрлек. Һәр туган көнгә куанып, булганына шөкер итеп яши ул, Рузалия ханым. Җәйге чорларда йорты бөтенләй чәчәккә күмелә. Өй эченә килеп керсәң, андагы чисталык-пөхтәлектән җаныңа уңай тәэсир алып, рәхәткә чумасың. Ә инде аш-су тулган өстәл артына утырсаң, Рузалиянең уңган хуҗабикә икәнлегенә бер шик тә калмый.

Ә тормышның бит ачысын күп татырга туры килә үзенә. Балалар кечкенә, мичләрне ягып, төшкә чуенга ашарга куеп, эшкә йөгерүләр дисеңме, эштән кайткач йорт тулы мал-туар. Аларны ашатырга, асларын тазартырга. Ай саен көтү көтәргә. Ә бакча утаулар, аның өстенә әле колхоз кырлары да бүленә иде: чөгендер, суган, кориандр үскән мәйданнар…

Менә шулай бар авырлыкларны җиңеп, пенсия яшенә дә җитте, инде менә алтмыш та тула үзенә.

И гомер агышлары… Әле кайчан гына 17 иде, салкын кыш иде, менә ямьле язлар да җитте, сизелми дә көн артыннан көн үтеп тора.

Рузалия! Гомер бәйрәмең — туган көнең белән сине! Булганыңа шөкер итеп, киләчәккә өмет итеп, баларының-оныкларыңның игелеген күреп яшә әле син. Ныклы исәнлек, тынычлык телибез сиңа, туганыбыз! Без барыбыз да сине яратабыз!

Барлык туганнарың исеменнән Самар шәһәреннән Әминә апаң.

* * *

1-DSC_00521-DSC_0088 1-DSC_0637 1-DSC_0639 1-DSC_0854 image (2)

image (1)image       

Өйнең яме син, әнкәй…

Иң кадерле кешебез -
Мөлаем әниебез.
Әнидән дә газизрәк
Юк башка һичкемебез.

Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме  җылылык!  Һәр кеше өчен иң кадерле кеше ул! Аның йомшак  куллары миңа кагылуга, бөтен кайгыларым югала. Ә «кызым» дип аркамнан сыйпаса, миңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре шундый татлы, җылы.

Җир йөзендә әнидән дә күркәм, әнидән дә сөйкемле зат юк ул. Һәркайсыбызның әнисе үзенә кадерле. Алар безне тапкан, баккан. Әз генә чирләсәк тә көенгән (үзең әни булгач кына аңлыйсың икән). Безнең тәпи йөреп китүебезне күреп, беренче сүзләребезне ишетеп сөенгән, безне күз карасыдай карап үстергән, укыткан, олы тормыш юлына бастырган. Без әниләр алдында мәңге бурычлы. Алар бердәнбер бит һәм мәңгелек тә түгел. Шуңа күрә аларның кадерен исән чакта белик.

Менә, ниһаять, яз да килеп җитте. Быел кыш ялыктырды: көн дә кар ява да, кар ява. Кояш күренми. Шуңадыр инде күңел гел язны көтә.

Март бит инде ничек кенә булмасын, яз ае. Көннәр торган саен озыная баралар, иртә яктыра, кояш та елмаеп тора.

Шундый матур яз көннәренең берсендә безнең әниебез дөньяга килгән. Иртәгә әниебезгә 60 яшь тула.

Кадерле әнием! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбриклибез. Сиңа корычтай исәнлек, озын гомер, ак бәхетләр юлдаш булсын, көннәрең шатлык белән үтсен. Синең изгелегең, күңел җылың гаиләңә дә, туганнарыңа да, бөтен кешегә дә җитә. Кояш сыман син барысын да җылытырга тырышасың. Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар телибез. Килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын.

Менә, әни, туган көнең җитте,
Туган көн ул — бәйрәм-тантана.
Бу көн безне туган йортка җыя,
Шуңа, әни, күңел шатлана.
Туган көнең, әни, синең котлы булсын,
Рәхмәтебезнең сиңа – иң олысы.
Гомер буе сине саклап йөрсен,
Аллаһының хәер-фатихасы.

                             Сиңа исәнлек, бәхет, уңышлар теләп кызың Алия.

* * *

            Әниебез, без сине бик яратабыз!

60 еллык гомер… Нинди генә чытырманлыклар, киртәләр, боргаланып-боргаланып аккан сулар үтелмәгән шушы гомер юлларында. Ничек кенә булмасын, безнең әниебез тормыш юлларында югалып калмаган. Һәр үзгәрешне, борылышларны сабыр гына үткәреп җибәргән…

Яз айлары — иң кояшлы һәм ямьле вакыт. Беренчедән 8 март бәйрәме, иң күркәм бәйрәм. Аннан соң безнең әниебезнең туган көне. Барыбыз да ул көнне әниебез янына җыелабыз, аңа изге теләкләребезне юллыйбыз.

Мин һәр көнне бу дөньяда әнием барлыгына сөенәм. «Инәм» дип эндәшәм һәм аның янына ашкынып кайта алуым белән үземне бәхетле тоям.

Кечкенәдән килгән гадәтем буенча “әни” дип йокларга ятам, “әни” дип йокыдан уянам. Якты дөньяга тудырып, ничә еллар буена тәрбияләп, канатларны ныгытып очырган өчен кадерле кешемә рәхмәтлемен. Минем өчен генә түгел, апам Алия, энемнәр Рузил, Данил өчен дә әниебез бик кадерле кеше, кияүләрен әйткән дә юк инде, алар аңа «әни» дип кенә дәшәләр.

Кыз балага әнисе бигрәк якын. Аңа сердәш тә, ярдәмче дә, тугры дус та.

Нинди генә авырлыклар иңнәребезгә төшмәсен, кайда гына булырга туры килмәсен, елга буена сыенып утырган өебезгә сөенеп кайтабыз, әниебез янына.

Әниебез авыр тормыш юлы үткән. Тырышлыгы аркасында барыбызны да укытырга да, тәрбияләргә дә вакыты табылган. Кеше арасында ким-хур булмасыннар дип, әниемнең отпускасы вакытында башкалар өчен көтү көтүләрен бер дә онытасым юк. Ярый ла көн матур булса, көне буена яңгыр яуса, ни эшлисең?!

Шулай безне дөньяның ямен һәм матурлыгын күрергә өйрәтеп үстерде әниебез. Ул пешергән ашлар, бавырсаклар туйгысыз тәмле була. Күңел җылысын кушып эшләгәнгә күрә шулайдыр инде. Әйе, туган йортка җыелып әниебез пешергән сый-хөрмәт белән кайнар, хуш исле чәй эчуләре ни тора!

Әнием! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең — юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа корычтай исәнлек, тынычлык, бәхет телибез.

Кайбер чакта кырыс та син,
Гадел хөкем итүчем.
Уем буталган чакларда
Дөрес юл күрсәтүчем.
Сер саклаучы киңәшчем син,
Моңымны таратучы.
Назлап башымны сыйпаучы,
Иркәләп яратучы.
Кайбер чакта биек тау син,
Бураннардан саклыйсың.
Адашырга чамаласам,
Юл күрсәтеп атлыйсың.
Нур сибәсең, әйтерсең лә,
Якты кояш, тулган ай.
Без, балаларың, хакына
Исәнлек бирсен Ходай.

Без сине бик яратабыз!

Барлык балаларың исеменнән кызың Алисә.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1349

3 комментариев

  1. Рузалия апа, чын күңелдән сезне Юбилеегыз белән котлыйм! Һәрвакыт шундый олы йөрәкле, киң күңелле, актив булып калыгыз. Сәламәтлегегез ныклы, кәефләрегез күтәренке, эшләрегез уң булсын! “Бердәмлек” газетасына да Яңа Ярмәк авылыннан хәбәрләр җибәреп торуыгыз өчен зур рәхмәт!

  2. Киләчәктә дә Сезгә хәерле исәнлек, иҗади уңышлар телибез. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын иде. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз.

  3. Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тиб­рәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйм!
    60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.
    Сиңа бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
    Киләчәктә балаларың, оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
    Көз җитте дип гөлләр саргаймасын
    Чәчкәләрен җиргә сипмәсен.
    Яшь җитте дип йөрәк картаймасын,
    Гомеркәйләр әле бетмәсен

    Балаларың белән бергә-бергә
    Тигезлектә язсын яшәргә.
    Җәйге яңгыр кебек шыбырдарга,
    Җәй яшене кебек яшьнәргә.

    Сания Нуретдинова