ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә кунакта Самара өлкәсеннән милләттәшләребез Искәндәр Сәетов һәм аның кызы Әлмирә

uploadТапшыру кунаклары Әлмирә һәм аның әтисе Искәндәр Сәетов кулдан килгәнчә, булдыра алганча туган телне, халкыбыз җырларын сакларга тырыша. Монда әти кешенең роле аеруча зур. Хатыны татар милләтеннән булмаса да, ул туган телен кызына сеңдерергә тырыша. Әлмирә халык җырларын бик матур башкара. Татар мәктәбендә укый башлаган.

Искәндәр Сәетов Самара өлкәсендә «Мирас» фестивален оештыручыларның берсе. Шулай итеп ул туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне башка балаларда да саклап калуда өлеш кертә. Тапшыру Сәетовлар гаиләсе башкаруындагы җырлар белән үрелеп бара, «Мирас» фестивале хакында да шактый мәгълүмат белерсез.

tatar-congress.org

Просмотров: 1536

Комментирование запрещено