«Ягез әле, әниләр!»

image6 мартта Чулпан авылы клубына, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичәгә, гүзәл затларыбыз җыелды. Быел без чараны “Ягез әле, әниләр” бәйгесе формасында үткәрдек.

Бу бәйге күңел ачу гына түгел, ә шушы тамаша залына  җыелган хатын-кызларыбызның уңганлыгын, сөйкемлелеген, тапкырлыгын, гүзәллеген һәм башка күркәм сыйфатларын ачыклау иде. 

Кызларыбыз ике командага бүленделәр һәм китте төрле конкурслар… Кичәбез бик кызык, мавыктыргыч үтте һәм, әлбәттә, дуслык җиңде!

Бәйрәм булгач табынсыз үтми инде ул, кызларыбыз үз көчләре белән әзерләгән мул табыннар тирәли рәхәтләнеп чәйләр эчтек, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдык. Мин аларга безнең барыбызның да күңелләребезне күргәннәре, ял  иттергәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калам. 

Чулпан авылы клубы мөдире Г.С.КӘРИМОВА.

Камышлы районы. 

Просмотров: 1206

Один комментарий

  1. Гольнур Сагитовна, бер чарагызнын да фотосурэтлэре юк. Эллэ инде Чулпан авылында хет бер камералы телефон да юк инде?