Ярмәк кыз-балаларының суда йөзәргә өйрәнүләре

00310Элегрәк авыл тулы бала-чага: шаяру, уйнау, көлү.
Урамда төрле уеннар: лапта, качыш, йөгерү.

Җәй аенда көн җылынгач, кыз-балалар җыела,
Бик җитди серләшеп алар уйлый кая барырга?

“Ачы” болынына барып чәчкәләр  җыяргамы?
Әллә “ачы ташлыгында” су  кереп кайтыргамы?

- Киттек, дуслар, су керергә, чәчкәләр дә җыярбыз.
Күбебез бит йөзә белми, йөзәргә өйрәнербез.

Шулай уйлашканнан соң китәләр су керергә.
Ярый әле өйләр якын, елга буенда гына.

Баралар уйнап, шаярып “ачы ташлыгы” ягына.
Анда бик ипле урын бар йөзәргә өйрәнергә.

Тирән түгел, тездән генә, әгәр белсәң урынын.
Аргы якка чыгып була, вак таш, комы да бар аның.

Алты-сигез яшьлек балалар шатланып чупырдыйлар.
Тирән җиргә бик кермиләр, күбесе йөзә белмиләр.

Өйрәтәләр зурраклар эт йөзгәнчә йөзәргә.
Тырыша һәрбер бала, булдыралмый тиз генә.

Шунда бер кыз әйтеп куя, ишеткәнме ул кемнән:
- Әгәр йотсаң тере балык, йөзәрсең аның кебек!

Карыйлар, яр янында вак балыклар йөзәләр,
Бигрәк инде алар матур, ялтыр-йолтыр киләләр.

Менә таптылар җаен, баш яулыгын алалар,
Ике башыннан тотып, суда шудырып баралар,
                                               “маймычларны” тоталар.

Берсе дә җитә балыкның — тере килеш йотарга.
Кыю бала йота инде,  суда йөзәсе килә. 
 
Шулай тырышып өйрәнәләр су керергә, йөзәргә.
Мөмкин түгел өйрәнмичә, күп вакыт шунда үтә. 

Чумып-чумып су керәләр, өшегәч ярга чыгалар.
Дер-дер килеп калтыранып, кояшта кызыналар.

Озак үтми инде вакыт, бик тиз кояш җылыта,
Трусилар кибеп беткәч, тагын төшәләр елгага.

Су керәләр, яр буенда юеш комда уйныйлар.
Ул комда төрле әйбер, юллар, таулар төзиләр.

Уйнап туйгач, чәчкә җыеп, кайталар өйләренә.
Гаиләдә булган туган аларны каршы ала.

Еллар алар үтеп тора, балалар да үсәләр,
Бергә укып, аралашып мәктәпне бетерәләр.

* * *

Элек су кергән җирләрне хәзер табуы бик кыен.
Тәбигать үзгәртеп тора болын, елга буйларын.

“Ачы ташлыгы” дигән җир үзгәргән, танымассың,
Елга да башкача ага, тирәнәйгән, күрәмсең?..

Яр буеннан барып булмый — таллар, үләннәр баскан.
Авылда балалар бик әз, сукмаклар тапталмаган.

Юксынма, Сок елгабыз, балалар кайтып тора,
Яшь чакларны искә алып, сагынып киләләр яныңа.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1202

Один комментарий

  1. Рәхмәт! Бик матур итеп куйгансыз.