«Бердәмлек» газетасыннан, 16 март, 2019 ел

i2

Камышлы районы,

Иске Ярмәк авылы

Гөлсинә Әхмәтгали кызы Вәлиәхмәтовага – 80 яшь!

Кадерле туганыбыз! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тә­галә исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ри­зыкларын татып, үз аякларың белән йөреп, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын сиңа.

Гөрләп яшә, картаюны белмә,

Куанычта үтсен һәр көнең.

Йөзләреңдә булган шатлык

                                          нуры

Балкып торсын, бер дә

                                 сүнмәсен.

Кы­зың Фәнүзә, Самарадан туганың Зөлфия, Похвистневодан Әлфирә гаиләләре белән һәм Фәния, Тәбрис.

* * *

Камышлы районы,

Иске Ярмәк авылы

Солтан Мидхәт улы Вәлиәхмәтовка – 55 яшь!

Кадерлебез! Без сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның хөрмәтен, туганнарыңның ка­дерен тоеп, ышанычлы дусла­рыңның барлыгын белеп, сау­лыкта-шатлыкта гомер кичерү­еңне телибез. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәр­гә язсын сиңа!

Котлы булсын туган көнең

                                           диеп,

Сиңа сәлам язып салабыз.

Корыч кебек ныклы

                             сәламәтлек,

Шатлык, бәхет теләп калабыз.

Изге теләкләр белән сеңе­лең Фәнүзә, туганнарың Зөл­фия, Әлфирә гаиләләре белән, Фәния, Тәбрис.

* * *

Самара шәһәре,

Мәскәү шоссесы

Нәкыйтдин Зыятдин улы

Садартдиновка – 70 яшь һәм Гайшә Минәхмәт кызы белән бергә гомер итүләренә – 45 ел!

Кадерле әтиебез һәм әбиебез, яраткан бабабыз һәм әбиебез! Без сезне матур бәйрәмегез белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан ты­нычлыгы, иман байлыгы, озын, ти­гез гомер бирсен. Шатлыкта, мул­лыкта яшәргә насыйп итсен иде.

Гомер буе язсын иде безгә

“Әти-әни” диеп дәшәргә.

Кайгы күрми, бәхет, шатлык

                                           белән

Бергә-бергә озак яшәргә.

Кызыгыз Гөлия, киявегез Зөфәр, улыгыз Илшат, киленегез Әлфия, оныкларыгыз Алия, Алсу.

* * *

Самара шәһәре,

Батайская урамы

Дания Мөхәммәтзакир кызы Садыйковага – 90 яшь!

Кадерле әниебез, әбиебез! Без сине юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Нык­лы саулык, озын гомер, шат­лык-куанычлар, күктәге кояш­ның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөе­нечләргә куанып яшәвеңне телибез. Балачагыбызда агарт­кан чәчләрең, битләреңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчулары өчен кичерсәң иде безне.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше

                                       иттең,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Безнең өчен күпме тырыштың

                                            син,

Уйладың син иртән, кичен дә.

Шатлык-куанычлар,

                                 сәламәтлек

Насыйп булсын сиңа гомергә.

Бала­ларың Нәҗип, Сания, Рәис, киленнәреңҖәмилә, киявең Тимур, оныкларыңӘлмирә, Фаил, Данил.

* * *

Дания Мөхәммәтзакир кызы Садыйковага!

Кадерле туганым, хөрмәтле апабыз! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телибез. Балаларыңның, якын­нарыңның хөрмәтен тоеп, аларга догалар кылып, шатландырып, үзең алар өчен шатланып яшә. Без сине яратып, сагынып яши­без.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең

                                   гомердә.

Тормышыбыз синең белән

                                       матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Без телибез, кадерлебез, сиңа

Шатлыкларның иң-иң олысын

Бәхетләрнең мәңгелеген генә

Ә юлларның тигез, турысын.

Изге теләкләр белән Тупли авылында яшәүче зур апаңһәм аның барлык балалары, оныклары.

* * *

Идрисовага на 16 мартаКошки районы,

Яңа Фәйзулла авылы

Гамилә Кәрип кызы

Идрисовага — 90 яшь!

Кадерле кешебез! Без сине туган көнең белән кот­лыйбыз. Озын гомер, ныклы сәла­мәтлек, гаилә бәхете телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, рәхмәтләргә, рә­хәтләргә төре­неп яшә. Без сине яратабыз!

Күпме булса җирдә изге теләк -

Без телибез сиңа барсын да. 

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын 

Туар көннең һәрбер таңында.

100 ел яшә әле бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә язгы гөлләр булып, 

Терәк булып безнең иңнәргә. 

Изге теләкләр белән бала­ларың, оныкларың, күршең Рау­за.

* * *

Елховка районының Мулла

авылында туып-үскән, хәзер Кинель районы,

Усть-Кинельский бистәсендә яшәүче Мөнәвәрә Ибраһим кызы Галиевага – 83 яшь!

Кадерле һәм сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез.

«Әни» диеп дәшәр кешең булу -

Нинди бәхет үзе дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак

                                           була,

Кайгыларың булса — югала.

Син булганда, әни, без бәхетле,

Синең белән якты көнебез,

Безнең белән син дә бәхетле

                                             бул,

Озын гомер сиңа телибез.

Изге теләкләр белән кызың Рауза, киявең Равил, улларың Фәрит, Наил, киленнәрең Тән­зилә, Эльмира, оныкларың һәм оныкчыкларың.

* * *

галиевы на 16 мартаКинель районы,

Усть-Кинельский бистәсе

Харис Барый улы һәм Мөнәвәрә Ибраһим кызы Галиевларның

бергә гомер итүләренә – 60 ел!

Кадерле әтиебез һәм әние­без, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне юбилеегыз белән чын кү­ңелебездән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын, тигез гомер бирсен, шатлыкта, муллыкта, балаларыгызның, онык­ларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен иде.

Нурлар чәчеп яшәгез бу

                                       дөньяда,

Көтмәгәндә килсен

                                 шатлыклар.

Без телибез сезгә якты

                                       көннәр,

Бәхетле һәм тыныч

                               картлыклар.

Күпме булса җирдә изге теләк -

Без телибез сезгә барсын да.

Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын

Туар көннең һәрбер таңында.

Изге теләкләр белән кызыгыз Рауза, киявегез Равил, улларыгыз Фәрит, Наил, киленнәрегез Тәнзилә, Эльмира, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Хәбибулла Насыйбулла улы Гыйззәтуллинга – 75 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, газиз әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине матур юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, кояштай озын гомер, әни белән пар канатлы булып яшәвегезне телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, исәнлектә, тигезлектә, шатлыкта яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде.

Карлар ява, карлар ява

Синең туган көнеңдә.

Бәхет, шатлык, тигез гомер

Ходай бирсен әни белән

                                     икегезгә.

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен

                                               дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр

                                         чакта,

Тормыш ямьле тик син

                                   барында.

Күк йөзендә күпме йолдыз

                                   балкый,

Иң яктысы фәкать бер генә.

Җир йөзендә күпме кеше …

Иң кадерлесе, иң яхшысы

                         безгә син генә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәсимә, улларың Илфак, Илмир, Риф, киленнәрең Фәнүзә, Алия, онык­ларың Юлия, Ринат, кия­вең Владимир, онык­чыгыңӘмир.

* * *

Саяхова на 16 мартаСамара шәһәре,

Киров проспекты

Минхәҗәр Исмәгыйль кызы Сәяховага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, әбиебез, зур әбиебез! Җир йөзендәге иң изге, иң якты теләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән сине туган көнең белән котлыйбыз. Озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр телибез.

Сөйкемле карашың кояшка

                                          тиң,

Бар тормышны нурга күмәсең!

Бу дөньяның барлык

                             хикмәтләрен

Бары тик син генә беләсең.

Тормышта гел ярдәм итеп

                                           тора

Зирәк киңәшләрең, җылы

                                         сүзең.

Ак бәхетләр юлдаш булсын

                                             сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек, озын гомер -

Ходай шуннан мәхрүм

                                   итмәсен!

Иң изге теләкләр белән ба­лаларың Нәфисә, Гомәр, Рәйсә гаиләләре белән.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Гадилә Зариф кызы

Гафиятуллинага – 75 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ал­лаһы Тәгалә сиңа нык сәла­мәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Котлы булсын синең юбилеең,

Шатлык балкып торсын

                                     йөзеңдә.

Безнең өчен мәңге кадерле

                                             син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Син бит безнең өчен якты

                                           кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле якын кешебез.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мөҗаһит, бала­ларыңһәм оныкларың.

* * *

Похвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Гамбәр Мирзаҗан кызы

Булатовага!

Яраткан әниебез бүген

      туган көнен уздыра.

Ходай биргән озын гомер —

                         86ны тутыра.

Туганнар да бик күп килгән,

         бик зур рәхмәт аларга.

Күп гомерләр бергә узды:

Барлыкта да, юкта да.

Вакытың да буш узмаган,

Үстергәнсең өч бала.

Алар сине ташламаслар

Ходай кушса беркайчан да.

Язып бирдең догалар син,

Алар гел яныбызда.

Кайларда без йөресәк тә,

Юллар ачылып тора.

Өйгә кайтсак, анда җылы,

Ашларың кайнап тора.

Күршеләргә бик зур рәхмәт,

Соцработник яныңда.

Котлы булсын туган көнең!

Бу хәлләргә без бик шат.

Сине без бик яратабыз -

Улларың Таһир, Илдар, Ринат.

Улларың һәм барлык ту­ган­нарың исеменнән улың Таһир.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Рәшит Зәгыйдулла улы һәм Фәридә Сәгыйрь кызы Мөрхәбиновларның

бергә гомер итүләренә — 35 ел!

Кадерле дусларым! Сезне шушы матур бәйрәмегез — мәр­җән туегыз белән котлап, нык сәламәтлек, пар канатлы булып, бәхетле тигез гомер кичерүегезне телим. Миңа күр­сәткән яхшылыкларыгыз санап та бетерерлек түгел. Үзе­гезгә дә балаларыгызның, якын­на­рыгызның игелеген күреп яшәргә Ходай насыйп итсен. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Кабул булсын сезнең

                                  теләгегез,

Эшкә ашсын барлык уегыз.

Шулай бергә-бергә,

                             татулыкта

Үтсен сезнең алтын туегыз.

Изге теләкләр белән Яңа Мансурдан дустыгыз Рушания балалары белән.

* * *

Похвистнево районы,

Ногай авылы

Фәнүзә Әхмәтшәриф кызы

Алтынбаевага — 85 яшь!

Кадерлем! Мин сине чын күңелдән юбилеең белән кот­лыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын!

Күңелең түрендә һичкайчан

Өмет кояшы сүнмәсен.

Бәхетле язмыш йолдызы

Гомер күгеңнән китмәсен.

Синең тормыш юлларыңда

Очрамасын киртәләр.

Гел бәхетләр һәм шатлыклар

Алып килсен иртәләр.

Изге теләкләр белән Ил­һамия Кәримова.

 

 

Просмотров: 691

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>