Предпринимателям татарских сел представили эскиз Стратегии развития татарского народа / Татар авыллары эшмәкәрләренә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде

c389fc39-7d14-4187-af9f-613b74c20246Представителям малого и среднего бизнеса вчера презентовали эскиз Стратегии татарского народа. В Академии наук Татарстана этим мероприятием открылся Всеросийский сход предпринимателей татарских сел. Напомним, 800 представителей малого бизнеса, фермерских хозяйств и подворий из 40 регионов России собрались в Казани для обмена опытом и обсуждения волнующих их вопросов.

Вице-президент Академии наук Татарстана, руководитель рабочей группы по разработке Стратегии развития татарского народа Дания Загидуллина рассказала представителям бизнеса о стратегическом документе, разработка которого началась в прошлом году, о проделанной на сегодняшний день работе.

Затем был представлен сам Эскиз документа, который постоянно изменяется и дополняется. Дания Загидуллина подчеркнула, что каждый из собравшихся в зале может принять участие в разработке документа и направить свои предложения.

— Вы являетесь уважаемыми людьми в своей местности, к Вашим словам и мнению прислушиваются. Вы можете и финансово поддержать национальные проекты. Поэтому хотелось бы, чтобы Вы были активны, не оставались в стороне в деле вопросов сохранения нации, -сказала Дания Загидуллина.

Также предприниматели озвучили волнующие их вопросы.

tatar-congress.org

* * *

c389fc39-7d14-4187-af9f-613b74c20246

Казанда бөтен Россиядән җыелган кече һәм урта бизнес вәкилләренә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим иттеләр. Бу чара татар авыллары эшмәкәрләре җыенын ачып җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, Казанда сигезенче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Әлеге чарада илнең 40ка якын төбәгеннән 800ләп кече бизнес, фермер хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалык вәкилләре катнаша.

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, стратегик документны төзү буенча эшче төркем җитәкчесе Дания Заһидуллина узган елда татар халкының стратегик документы төзелә башлавын искәртеп узды, бүгенге көндә башкарылган эшләргә тукталды.

Документ эскизын тәкъдим итү барышында, ул документ нигезе итеп сайланган шигарь, төп принциплар, таяну нокталары турында сөйләде. Дания Заһидуллина сүзләренчә, эскиз даими рәвештә үзгәртелә, аңа яңа тәкъдимнәр өстәлә. Залда җыелган һәр кеше документны эшләүдә катнаша һәм үз тәкъдимнәрен җибәрә ала, дип белдерде ул.

— Сез үз җирлекләрегездә абруйлы, зыялы, үз сүзегезне, үз фикерегезне җиткерә алырдай, милләтне саклау юнәлешендә матди ярдәм күрсәтә алырдай кешеләр. Милләтнең киләчәге Сезнең дә кулларда, — дип белдерде Дания Заһидуллина.

Эшмәкәрләр документка бәйле сорауларын бирә алды, үз тәкъдимнәрен җиткерә алды.

tatar-congress.org

Просмотров: 689

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>