“Сәләт-Самара” аланында кышкы смена узды

Сэлэт2 — 7 мартта Самараның “Алтын балык” ял итү һәм сәламәтләндерү балалар лагеренда Татарстан Респуб­ликасының  “Сәләт” дип аталган сәләтле яшьләр оешмасының кышкы сменасы узды. Анда, гадәттәгечә, Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең 6 — 9нчы сыйныф укучылары һәм Татарстаннан килгән балалар — барлыгы 52 сәлкеш (сәләтле кеше) ял итте.

Алан программасы бик тыгыз итеп төзелгән иде. Төшке ашка кадәр балалар дә­рес­ләрдә булсалар, көннең икенче яртысында мастер-класс­ларда, бәйгеләрдә катнаш­тылар.

- Биредә дәресләргә вакыт күбрәк бирелә. Шулай да балалар аларга бик теләп йөриләр. Чөнки мавыктыргыч һәм бик кызыклы итеп төзелгән дәресләрне “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, укытучы һөнәрен үзләштерүче студентлар алып бара. Ә кичке чараларны Татарстаннан килгән әйдаманнар оештыра. Балаларга күңелсезләнергә вакыт юк, — дип сәлкешләр тормышы белән таныштырды Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айназ Фәхретдинов.

“Сәләт-Самара” аланы директоры Булат Вәлиуллин Татарстаннан көчле әйдаманнар (вожатыйлар) килүен белдерде. Наил Габдрахманов һәм Энҗе Шакирова, Равил Хәйруллин һәм Фәридә Хәйбуллова, Элина Зәйнуллина һәм Лия Шәкүрова өч төркемнең әйдаманнары,  Адель Хәйретдинов — өлкән әйдаман. “Арабызда “Сәләт-Самара” аланында берничә тапкыр булучылар да бар. Балаларны, Самараны сагынып килдек”, — дип сөйли Булат  Вәлиуллин.

Ә бер көнне “Сәләт-Самара” аланына кунакка өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов килде. Балалар аны “Сәләт” тормышы, төрле аланнар белән таныштырдылар. Ә мөхтәрәм кунак җирле милли оешмалар, аларның эшчәнлеге турында сөйләде, әйдаманнарның сорау­ларына җавап бирде.

- “Сәләт-Самара” аланына да өч ел тулган икән. Моның нәтиҗәләре бармы соң? — дип кызыксынды Әнвәр Имран улы.

- Әлбәттә! Һәр аланның нинди дә булса юнәлеше бар, балалар аннан бик күп яңа­лыклар, белем туплап кайталар. Мәсәлән, “Сәләт-Самара” аланы программасы балаларны белем һәм иҗат ягыннан үстерүне максат итеп куя. Әйдаманнар балалар белән тик татар телендә аралашып, сөйләм телен үс­те­рергә ярдәм итәләр, — дип җавап бирде “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов.

Ә балалар, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, кызыклы сәл­кеш тормышы турында сөй­ләргә ашыктылар.

- Биредә бик әйбәт. Һава саф, көненә биш тапкыр хәләл ризык белән тук­ланабыз, җиләк-җимеш тә җитәрлек. “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Дания Абдрәхимова һәм Вәсимә Фәрдиева һәрвакыт безнең белән, әти-әниләребезгә борчылырга урын юк. Самара буйлап экскурсияләргә йөрдек, шәһәрнең танылган урыннары белән таныштык. Бик матур, кунакчыл шәһәр, — дип канәгатьлекләрен белдерделәр Татарстаннан килгән Камилә һәм Мәрьям Вәлиевалар.

- Иртәбез “турытаяк”тан (линейкадан) башлана. Анда  без бер-беребезне сәламлибез, физкультура ясыйбыз. Дәрес­ләр белән кичке чаралар арасында бераз ял итеп тә алабыз. Ләкин бөтен уебыз кичен нәрсә буласы турында.  Көтеп ала алмыйбыз инде, чөнки бу — иң күңелле вакыт. Төрле уеннар, викториналарда катнашабыз, “шәмчек”ләргә җыелып, серләшәбез. Миңа дискотекалар да бик ошый, — дип сөйләде 7нче сыйныф укучысы Әдилә Хаҗиева.

7 мартта “Сәләт-Самара” аланының кышкы сменасы тәмамланды. Яктылыклылар әйдаманнары, яңа иптәшләре белән аерылышканда бераз күңелсезләнеп, киләсе елга да очрашырга сүз бирешеп хушлаштылар.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

“Сәләт-Самар” аланында кышкы смена уза

 

Просмотров: 962

Комментирование запрещено