Татарстан мөфтие Яңа Зеландия фаҗигасе корбаннары рухына дога кылырга өндәде / Муфтий РТ прокомментировал бойню в Новой Зеландии

756b9ce3fac85bbef299f7cc6eeef4d3Бүген, рәҗәб аеның 8 нче көнендә, Татарстан мәчетләрендә җомга намазы вакытында Яңа Зеландиядәге трагедия корбаннарына багышлап дога кылачаклар. Билгеле булганча, коралланган кешеләр намаздан соң Әл-Нур һәм Линвуд мәчетләренә үтеп кергәннәр һәм халыкка ут ачканнар. Атыш нәтиҗәсендә дистәләрчә мөселман һәлак булган, яраланучылар бар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге фаҗигадә вафат булучылар һәм зыян күрүчеләргә багышлап дога кылырга чакырды:

«Бүген изге җомга иртәсе бар мөселман дөньясын тетрәндереп кайгылы хәбәрдән башланып китте – Яңа Зеландиядә мәчетләрдә намаз укучы кардәшләребезне күпләп, массакүләм рәвештә ерткычларча атып үтергәннәр. Ничә кеше вафат булганы һәм яраланганы, җинаятьчеләрнең кем булуын әлегә ачыклыйсы бар, әмма шунысы хак: коточкыч, күңелне телә һәм өшетә торган фаҗига булды бу, ислам тарихында тагын бер онытылмаслык кара бит. Әлеге вәхшилекне кылучы бәндәләргә кешеләр дип әйтергә тел әйләнми. Алар – палачлар, кансызлар, аң-акылга сыймаслык дәрәҗәдәге фашистларча алымнардан чирканмыйча, кешеләрне кырганнар. Бу гаделсезлектән барча мөселманнарның күңелләре сыкрана, йөрәкләребез ярсый һәм телгәләнә. Тирән борчуларыбызны сүз белән әйтеп бетереп булмый! Әмма Аллаһы Тәгалә безнең белән, һәм мин бар кешегә дә иман ныклыгы телим. Бүген, мөхтәрәм кардәшләрем, сезне шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылырга чакырам – алар аңа мохтаҗ. Ихластан, җаным-тәнем белән Бөек Раббыбыздан аларны Үзенең киң рәхмәтеннән аермавын үтенеп сорыйм: «Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз. Әмин».

shahrikazan.ru

* * *

Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин прокомментировал теракт в городе Крайстчерче (Новая Зеландия). По последним данным, в результате нападения на две мечети погибли 49 человек, десятки получили ранения.

Вооруженные люди ворвались в расположенные по соседству мечети Аль-Нур и Линвуд сразу после дневной молитвы, около 13:45 по местному времени (4:45 мск). Они заблокировали входные двери и открыли огонь по прихожанам. Один из нападавших вел прямую трансляцию происходящего в сети.

«Печальная новость сегодня омрачила Благословенную пятницу и потрясла весь мусульманский мир — хладнокровно массово обстреляли прихожан мечетей в Новой Зеландии. О том, сколько человек погибли и ранены, кто преступники, еще предстоит выяснить, но очевидно, что случилась гуманитарная катастрофа, чудовищная трагедия, еще одна черная страница в истории ислама. Нельзя назвать людьми тех, кто совершил это зверство. Это — палачи, дикари, варвары, которые не гнушаются фашистскими приемами по истреблению людей в концлагерях», — написал духовный деятель в «Инстаграме» (орфография и пунктуация автора здесь и далее сохранены — прим. ред.).

«Сложно передать словами все чувства, которые сейчас раздирают всех мусульман от этой страшной беды. Но Аллах с нами, и я желаю всем крепкой веры. Призываю всех сегодня помолиться за погибших единоверцев — они нуждаются в наших молитвах, как никогда», — добавил он.

СМИ сообщают, что главный подозреваемый — 28-летний австралиец Брентон Таррант, придерживающийся ультраправых взглядов. Полиция после инцидента задержала четверых человек — троих мужчин и женщину. Позднее в городе обезвредили несколько самодельных взрывных устройств. Власти Крайстчерча просят жителей не покидать свои дома.

business-gazeta.ru

Просмотров: 990

Комментирование запрещено